![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Сценарий
![]() 7 сентябрь, 2010 - 06:41
Ресурс авторы: Нуруллина Фәридә Әнвәр кызы, Яшел Үзән районы Мулла Иле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
1. Гомер һәм вакыт бик кадерле нәрсәләрдер. Гомерегезнең кадерен бик яхшы белегез! Вакытыгызның бер минутын да бушка уздырмагыз. Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп, газиз гомерләрегезне җилгә очырмагыз, заяга үткәрмәгез! 2. Юмартлык – мактаулы бер сыйфат булган кебек, саранлык та – хупланмаган начар сыйфаттыр. Үзеңнән арткан малың белән мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыру, дин һәм мәгърифәт юлына көч җиткән кадәр ярдәм кылу – зур саваплы эшләрдер. ... ![]() 5 август, 2010 - 08:20
Ресурс авторы: Гөлфия Рәфыйкова, Ютазы районы Иске Урыссу урта мәктәбе
Кичә укучыларның матур әдәбият белән кызыксынуын арттыру, аларны драматург Г. Камал иҗаты һәм тормышы белән тирәнрәк таныштыру, аның әсәрләре хакында фикер йөртә белергә өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен тулырак өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Әдәби-музыкаль кичә буласы бүлмә бәйрәмчә бизәлә: Г. ... ![]() 28 март, 2010 - 14:03
Ресурс авторы: Әлмәт районы, Мәмәт урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер – беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, үзебезнең төбәгебезгә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана. Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар, Белгәннәр чумып алыр, Белмәгәннәр коры калыр. Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. ... ![]() 28 март, 2010 - 11:59
Ресурс авторы: Чистай муниципаль районы Яуширмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ф.Р. Мингазова
1 нче укучы. Без-татарлар! Татар исемен без Горур йөртә торган бер халык, Без - татарлар! Шулай диеп белә Безне бөтен дөнья, бар халык. 2 нче укучы. Без - татарлар! Шушы исем белән Җирдә яшәү үзе бер бәхет. Без - татарлар! Яшибез без җирдә Бар халыклар белән гөрләшеп. (Залга милли кием кигән бала чыга. ... ![]() 28 март, 2010 - 09:27
Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы
Алып баручы. (сәхнә артыннан) Дөнья һәм дөнья әдәбияты – исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы шагыйре Петифе һәм ниһаять, – Муса Җәлил. (ике алып баручы бергә әйтә) (М.Җәлил портреты) Укучылар чыга. 3 кыз, 3 малай. ... ![]() 28 март, 2010 - 01:36
Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы
Музейда экспонатлар белән җиһазландырылган Болгар җиренә багышланган бүлек – шкаф, анда Болгар күренеше, рәсемнәр, ташлар, чүлмәк ватыклары, стендлар… Уртада өстәл, анда төрле газета-журналлар, Болгар җиренә багышланган китаплар, «Болгарга – сәяхәт» стенды. Кичә ике алып баручының изге Туган җир турында уйланулары белән башланып китә. Музыка яңгырый. Ул – Виталий Агапов музыкасы, Мирһади Разов сүзләренә язылган «Болгар илем» җыры. Аны яшь җырчы Дәниф Шәрәфетдинов башкара. 1нче алып баручы. Күңел ярсый. ... ![]() 10 март, 2010 - 15:27
Ресурс авторы: Башкортстан Республикасы Әлши районы Никифар мәктәбе укытучысы Мәрдиева Зөлфия Рәүф кызы
Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. ... ![]() 10 март, 2010 - 14:22
Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясе укытучысы Хәбирова Ф.Х.
Батыр малай. Нинди зур урман!! Биек агачлар да, тәбәнәк агачлар да үсәләр... Менә яшел үлән дә, матур чәчәкләр дә ... Их! “Мин курыкмыйм, мин батыр!” - ә юлны мин белмим бит! Кая хәзер барам инде? (башын тотып, аптырашка калган кеше кебек уйланып тора) Урманчы. Кем бар монда? ... ![]() 2 март, 2010 - 11:31
Ресурс авторы: Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Йолдыз Гамир кызы
Әни, хатын-кыз белән бәйле бәйрәмнәребез бик күп безнең: 8 март - халыкара хатын-кызлар көне 15 май - халыкара гаилә көне 28 май - халыкара хатын-кызлар бердәмлеге көне 1-7 август - Бөтендөнья бала имезү көне 25 октябрь - халыкара хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне 20 ноябрь - халыкара балаларның хокукларын яклау көне 27 ноябрь - Әниләр көне ...![]() 23 февраль, 2010 - 17:33
Ресурс авторы: Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Умнова Лилия Ивановна
О, син илаhи зат - хатын-кыз! Серле зат! Гүзәл зат! Ерак гасырлардан алып кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк булмаган! Нинди ир-ат заты синең белән илhамланып, синнән рухи көч алып, нинди генә батырлыклар, могҗизалар эшләмәгән! Уйлап карасаң, дөнья йөзендәге эшләнгән батырлыкларның, изгелекләрнең күбесенең нигезендә хатын-кыз. Нәкъ менә хатын-кызлар бөек, зур, игелекле эшләргә рухландыра. ... |
Сораштыру
|