Керү өчен теркәлегез
Сыйныфтан тыш уку материалы
Ресурс авторы: Равил Һади

Соңгы чорда чит телләр белән мавыгып татар үз телен бозып куллана...

Татар сөйләшкәндә эшне тулысынча ничек эшләгәнен әйтеп бирә, я сораша:

“Барып кайттыңмы?”, “Килеп китте”, “Ашап алды”, “Эшләп куйды”, “Сугып екты” – дип әйтә.

Очрашып аерылышканда элек: “Исән-саумы?”, “Исән-сау бул!” – дип сөйләшәләр иде.

Урыс бу аралашуны бер сүз белән генә әйтә: “Здравствуй!”, йә “До свидания!”.

Урыс теле йогынтысы белән татар да: “Исәнме”, йә “Сәлам” белән “Сау бул” – диеп, кыскартып куллана башлады.

...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Әсәрнең теле нинди? Ул сезгә ошадымы?

(Әйе, ошады. Ул халыкчан, жор телле, юмор белән драматизм бергә бара).

- Хәзер китапларыгызны ачыгыз. Кайсы урыннарда сурәтләү чаралары таптыгыз, нинди мәкальләр, фразеологизмнар, гореф-гадәтләр, йолалар, сатира элементлары белән очраштыгыз?

(Укучылар алдан үзләре табып килгән урыннарны укып күрсәтәләр).

- Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара? ...

Ресурс авторы: Теләче районы Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы

Судья. Хөрмәтле суд утырышчылары! Без бүген “Утсыз төтен булмый” дигән исем астындагы эшне тикшерү һәм нәтиҗә ясау өчен җыелдык. Хәзер мин игътибарыгызга әлеге эшнең кыскача тарихын тәкъдим итәм.

...Урам буйлап Рәмил исемле малай килә. Авызында - тәмәке, үзе төтенгә уралган. ...

Ресурс авторы: Кудряшова Н.Г. Техник көллиятнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Яшь хәбәрче” түгәрәге балаларда иҗат итү теләге булдыру, иҗади сәләтне үстерү максаты белән оештырыла. ...

Ресурс авторы: Саба гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы

Гаилә... 5 хәрефтән торган бу сүз үз эченә күп мәгънә сыйдырган. 2008 ел - гаилә елы. Президентыбыз Минтимер Шәймиев барлык гаиләләрнең дә таркалмыйча бердәм тату яшәүләрен тели!

Гаилә ул – дәүләтнең кечкенә бер тармагы. ...

tatartelednyasynasyaht_aminova_thumb.jpg
Ресурс авторы: Әминова Әнисә Әнвәр кызы, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш Исемендәге 84 нче лицей-интернатның югары категорияле укытучысы

“Фольклор”.

1) “Мәкальне эзләп тап”. Җөмлә эченә яшерелгән мәкальне эзләп тап. (Һәр дөрес җавап 1 балл).

1. Ике мәсьәләне берьюлы чишә башласаң, берсен дә чишә алмассың. (Ике куян артыннан кусаң, берсен дә тота алмассың). ...

Акция ике ел элек үткәрелә башлады. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтү. ...

Ресурс авторы: Яшел Үзән районы Акъегет урта мәктәбе укытучысы Нигъмәтуллин Рәшит Зәки улы

Сәламәтлек өчен витаминнарга бай төрле ашамлыклар белән туклану шарт. Мондый кешеләр сирәк авырыйлар һәм таза булып үсәләр. Бер генә төрле азык, мәсәлән, шикәр яисә тозлаган ит белән тукланган кеше сәламәт яши алмаска мөмкин. ...

Ресурс авторы: Яшел Үзән районы Акъегет урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәмсиева Фәридә Хәерҗан кызы

Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, укучылар! Без “Мин hәм минем гаиләм” дигән кичәгә җыйналдык. Аның максаты – гаиләләрнең ныклыгын сынау, аларны бер-берсе белән дуслаштыру. Без бүген шушы олы максатыбызга ирешербез дип ышанабыз. Дуслыкта көч сынала. ...

Ресурс авторы: Вафина Халидә Фоат кызы, Арча муниципаль районы Чиканас башлангыч мәктәбенең югары категорияле укытучысы

1.) Акционер КУЯНОВА дан да телеграмма килде.

5 куянга 15 кишерне булеп бирергә кирәк. Ләкин һәр күчтәге кишерләр саны бертигез булмасын.

- Нинди тәкъдимнәрегез бар?

2.) ТИЕНКИН соңгы өемдәге 10 чикләвекне сатарга контракт төзегән. ...