Керү өчен теркәлегез
Презентация
Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Алып баручы. (сәхнә артыннан)

Дөнья һәм дөнья әдәбияты – исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы шагыйре Петифе һәм ниһаять, – Муса Җәлил. (ике алып баручы бергә әйтә) (М.Җәлил портреты)

Укучылар чыга. 3 кыз, 3 малай. ...

Ресурс авторы: Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ТЕМА: Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

МАКСАТ:

1. Укучыларга иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре буенча белемнәрен системалаштыру, элек өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен җирлек тудыру, нәтиҗә ясарга ярдәм итү.

2. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда мөстәкыйльлек, халык авыз иҗаты аша милли хис тәрбияләү. ...

Ресурс авторы: Әлмәт шәһәре 11 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Озерова Эльмира Марс кызы

Ситуатив күнегүләр. (7 нче слайд)

Как ты скажешь о том, что:

- Оля старается.

- Ты стараешься.

- Сегодня папа злой.

- Эта бабушка очень старая.

- Старых людей надо жалеть.

( бу күнегүләрне төрле зат алмашлыклары белән әйттерү мәҗбүри). ...

Ресурс авторы: МББУ “Сарман гимназиясе”нең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Матзянова Раушания Гаяз кызы

Кеше өчен иң әвәле – намус, дигән,

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул – явыз, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе – әдәп, дигән,

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү гаҗәп, дигән. ...

Ресурс авторы: Мөслим районы Мөслим 2 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы

Өлгереш флюгеры, гомуми күрсәткечләр, административ кисем нәтиҗәләре, сыйфат өлгереше, имтихан нәтиҗәләре, нәтиҗәләргә анализ, типик хаталар, диагностик карта, өлгереш динамикасы, һ.б.

...

Ресурс авторы: Христина Константинова, Кайбыч районының М.К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбе укучысы (11нче сыйныф)

Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен

Гөрли-гөрли канат кагына. ...

Ресурс авторы: Зөлфия Юрат кызы Әхмәтҗанова, Лениногорск шәһәре 10 нчы номерлы урта мәктәбе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар төркемнәре өчен уку дәресе эшкәртмәсе.

- Ә бүген без сезнең белән әкиятләр темасын йомгаклыйбыз һәм серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. (1 нче слайд)

- Укучылар, исегезгә төшерегез әле, без өйрәнгән соңгы бүлек ничек дип атала? (Борын-борын заманда...)

- Әйе, балалар, бик дөрес. Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды икән ул? (Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)

- Дөрес. Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? ...

Белем.ру сезне «Мин татарча сөйләшәм!» бәйге-акциясе кысаларында республикабыз уку йортларында үткәрелгән чаралар белән таныштырып барачак...

...

Ресурс авторы: Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызы

Укучылар, күзләрегезне йомыгыз да, әкрен генә моң дәрьясына күмелегез. Татар халкының моңлы, күңел кылларын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып кереп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләре белән горурлана. Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кыларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәре, 50 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәяхмәтова Айсылу Габдулла кызы

Татар теленең үз сүзләре – әти, әни, апа, мин, син, ул һ.б.

Гарәп – каләм, мисал, гадәт, сәгать һ.б.

Фарсы – сәүдә, каһарман, шәһәр, сыйныф, һөнәр, келәм, дус, дөрес һ.б.

Рус – бүрәнә, кәбестә, торба, конфет, шләпә, чәйнек, өстәл, гармун һ.б.

Инглиз – фильм, доллар, футбол, волейбол, чемпион, митинг, рельс, клоун һ.б.

Немец – галстук, бухгалтер, слесарь, ракета, турнир, банкрот, гроссмейстер һ.б. ...