Керү өчен теркәлегез
Дәрес планы
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы

Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә.

Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Башка бер фән дә аң белән шундый тыгыз бәйләнештә була алмый. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. ...

Ресурс авторы: Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы

Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 11 нче сыйныф өчен “Әдәбият” дәреслегенә, 2005 нче ел (авторлары: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на (2005) нигезләнеп язылган дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителә.

...

Ресурс авторы: Нәбиева Вениза Тәлгать кызы, Бөгелмә шәһәре 5 нче урта мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары

Укучылар, чал тарихка күз салсак, бик борынгы заманнарда кешеләр, хайваннар кебек, көтү-көтү булып яшәгәннәр, торырга өйләре дә, кияргә киемнәре дә булмаган. Еллар уза торган, буыннар алмашынган, кешеләр җирне таяклар, кәйләләр, соңрак көрәкләр белән эшкәртеп, үсемлекләр үстерә башлаганнар, хайван тиреләреннән киемнәр тегеп кигәннәр. Эшли-эшли, уйлый-уйлый үзләре дә үзгәргәннәр, остара барганнар, берсеннән-берсе камилрәк эш кораллары уйлап тапканнар. ...

Ресурс авторы: Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары

Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Әсәрнең теле нинди? Ул сезгә ошадымы?

(Әйе, ошады. Ул халыкчан, жор телле, юмор белән драматизм бергә бара).

- Хәзер китапларыгызны ачыгыз. Кайсы урыннарда сурәтләү чаралары таптыгыз, нинди мәкальләр, фразеологизмнар, гореф-гадәтләр, йолалар, сатира элементлары белән очраштыгыз?

(Укучылар алдан үзләре табып килгән урыннарны укып күрсәтәләр).

- Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара? ...

Ресурс авторы: Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ТЕМА: Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

МАКСАТ:

1. Укучыларга иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре буенча белемнәрен системалаштыру, элек өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен җирлек тудыру, нәтиҗә ясарга ярдәм итү.

2. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда мөстәкыйльлек, халык авыз иҗаты аша милли хис тәрбияләү. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

- Хикәядә Биктимер исемле малай турында сөйләнә. Әнисе Маһруй апа коймак пешерергә җыена, ләкин аларның табалары юк. Биктимерне таба алып кайтырга җибәрәләр, әмма ул малайларның тау шууларына кызыгып, табасына утырып шуа башлый. Шулай итеп, табаны вакытында алып кайтасы урында, ул көн буе, рәхәтләнеп, тау шуа.

- Укучылар, хәзер әсәрнең төп өлешен вакыйгаларга бүлегез. Аларның һәрберсендә Биктимернең нинди сыйфаты ачыла? ...

Ресурс авторы: Татарстан Республикасы Мөслим районы Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы

Укучылар, без, бер төркем фонетистлар, фонетиканың төрле юнәлешләре турында тулырак мәгълүмат бирү, белем һәм сәләтләрегезне ачыклау максатыннан сезнең белән очрашуга килдек. Ишетеп белүебезчә, бүген сез “Фонетика” курсы буенча белемнәрегезне барлыйсыз. Дәрес барышында консультант-киңәшчеләребез сезгә ярдәмгә килә ала. Хәзер якыннанрак танышыйк. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы

“Геометрик лото” уены.

Балаларга геометрик фигуралар таратыла. Алар ике төрле зурлыкта һәм төрле төстә.

- Бабай белән әбинең оныгы елга буена барган һәм анда төрле төстәге, төрле зурлыктагы ташлар тапкан. Алар сезгә ошыйлармы?

- Хәзер миңа зур кызыл квадратны күрсәтегез әле, кечкенә кызыл түгәрәкне, ә хәзер яшел өчпочмакны күрсәтегез. (Балалар табып күрсәтәләр). ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының 1 нче категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы

Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яшелчәләр дә җыелды. Тыңлагыз әле. Мин сезгә көзге уңыш турында бер шигырь укып китәм.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар. ...