Керү өчен теркәлегез
Реферат
Ресурс авторы: Бөгелмә муниципаль районы 5нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Миңнуллина Ләйсән Фәрит кызы; җитәкчесе: II кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Харисова Рәисә Сабит кызы

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортостанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан Аккүз сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы сәүдә – кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан, туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. ...

Ресурс авторы: Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдьярова Альбина

Тарихның кайсы гына чорын алып карама, татар халкы кебек авыр сынауларга дучар ителгән бер генә халык та юк. Бөек Ватан сугышы халкыбызны яңа фаҗигаләргә дучар итте: бәхетле булырга туган йөз меңләгән ир-егетләрне сакал-мыек чыкмас борын кара гүргә кертте, җиләктәй кызларыбызны мәңге тол калдырды. Ни генә булмасын, сугыш кырларында үзен аямыйча көрәшкән халкымның батыр уллары ватанпәрвәрлекнең бөек үрнәкләрен күрсәткән. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәре, 84 нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Вәлиева Лилия, фәнни җитәкчесе: Шакирова Р.С

Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, гомумән, кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Аларны балаларга теле ачылгач та сөйли башлыйлар. Бүгенге катлаулы заманда әкиятләрдә булган табигыйлек, сафлык бала күңеле өчен бигрәк тә мөһим. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдьярова Альбина Фәнил кызы

Тарих ул – хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән яки аны бөтенләй оныткан халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. Үз тарихын бөртекләп җыйган ул, чөнки борынгы тарихи кулъязмаларыбыз басып алучылар тарафыннан юк ителгән, исән калганнары дөнья буйлап таралган. ...

amirhan.jpg
Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәдьярова Альбина Фәнил кызы

Татар әдәбиятының үсеш тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе Ф.Әмирхан үзенең күпкырлы иҗаты белән аерылып тора. ...

alish.gif
Ресурс авторы: Мөхәммәдьярова Альбина, Чаллы шәһәренең 22 нче гомуми белем бирү мәктәбе

А. Алиш 1908 елның 15 нче сентябрендә Спас районының Көек авылында туган. Күргәнебезчә, бу яклар борынгы Идел Болгарының үзәк җирләрендә урнашкан. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

Кешенең төп үзенчәлеге шунда: ул һәрвакыт үзенең чын асылына кайтырга, үз кыйбласын табарга тели; гомере буе эзләнә, үзеннән соң нинди дә булса эз калдырырга тырыша. Таба, югалта; тормыш кануннарына яраклаша, аңа үзе дә үзгәрешләр кертә. Кеше дөньяда тереклек итү өчен көч-куәт эзли. Яхшылык белән яманлыкка аерылган бу дөньяның төп яшәү кагыйдәләрен кеше үз кыйбласының төп юнәлеше итәргә омтылган. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре, Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучысы Бикмуллина Ләйсән

Әдәби сәнгатькә гашыйк иҗат кешесе үзенең әсәрләрендә һәрвакытта да тарафдарларын матурлыкка, бөеклеккә, камиллеккә чакыра. ...

Ресурс авторы: Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Гиззатуллина А.Ш.

Исәпләү техникасы белән эшләгәндә укучыларда алгоритмик фикер йөртү: эшне аңлы рәвештә планлаштыру, күренешнең модельләрен төзү белү формалаша.

...

Ресурс авторы: Казан дәүләт педагогика университеты студенты Зиннәтуллина Алсу

Күчмә һуннар, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Мал-туарны җәен җәйләүләрдә, кышын исә көньяктарак урнашкан далаларда - кышлауларда асраганнар. Хуҗалыкта ат табуннары тоту аеруча зур әһәмияткә ия булган. ...