6. Кеше. Сәламәтлек. Ислам

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле бердәнбер нәрсәсе - аның саулыгы. Ул шуны саклау өчен теше-тырнагы белән тырыша. Табибларга мөрәҗәгать итә, экстрасенсларга бара. Ләкин байтак очракта мондый эзләнүләр уңыш китерми, чөнки гамәлдә авыруның сәбәбен бетерү түгел, аның нәтиҗәсен дәвалау гына киң урын алган.

Нишләргә? Сәламәт һәм озын-озак яшәү юлын каян табарга? Ислам дине кушканча, мөселманлык гадәт-йолаларын төгәл үтәп яшәүдән!

Ислам дине - кеше сәламәтлегенә бик игътибарлы дин. Коръәндә һәм хәдисләрдә аерым шәхес һәм җәмгыять саулыгы турында кайгырту хокукый нормалар, таләпләр төсен алган.

Беренче чиратта ул шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Көненә биш тапкыр тәһарәт алу, юыну, өс-баш киемнәрен, намаз укый торган җирләрне чиста-пакь тоту, тырнак кисү, гаурәт һәм култык асты йоннарын кырып йөрү, сөннәткә утырту - һәр мөселман өчен фарыз эш. Йогышлы бактерияләрнең ризык, су һәм һава аша таралуын булдырмас өчен пәйгамбәребез төчкергәндә һәм йөткергәндә авыз-борыннарны капларга, аш-су өстен ябарга, йокыдан торгач юынмаган килеш ризыкка орынмаска, акмый торган суда кече хаҗәтеңне үтәмәскә һәм коенмаска кушкан.

Хәдисләрдә өеңне һәм ишек алдыңны, юлларны һәм кеше күп җыела торган урыннарны чиста тотарга кушу, кеше йөргән җирдә, күләгә һәм чишмә-коелар тирәсендә тышка чыгудан тыю - җәмгыятьнең саулыгы турында борчылудан.

Коръән һәм хәдисләр зыян китерердәй хәрәм ризыклар ашаудан һәм эчүдән тыялар. Үләксә, кан, дуңгыз ите, бисмиллаһи-аллаһеәкбәр әйтми суелган, буып, кыйнап үтерелгән, егылудан, сөзүдән үлгән терлекләр ите шундыйлар рәтенә керә. Кешенең җан-тән, акыл саулыгы турында кайгыртып, изге язмалар аракыны, исерткеч эчемлекләрне, наркотикларны хәрәм дип игълан иткән.

Адәм баласының үз-үзен тотышы да ислам динендә игътибардан читтә калмаган. Ул зиначылык, ирләр белән ирләр якынлык кылуны зур гөнаһка саный. Күреме вакытында, бала тапканнан соң хатынга якын килү тыелган эш һәм моның нигезле булуын күп санлы фәнни тикшеренүләр кире кагылгысыз итеп раслады.

Ислам дине тыеп кына калмый. Ул җирдәге байлык, рәхәтләрне киң кулланырга рөхсәт итә һәм хуплый. Тик, әлбәттә, авыруга сабышмас өчен туймас тамакка әйләнмәскә кирәк. Ураза тоту - сәламәтлек өчен гаять файдалы.

Иманыбызны саклап, мөселманлык гадәт-йолаларын төгәл үтәп яшәү безгә гомер буе таза-сәламәт булып калырга булышыр, җир йөзендә яшәвебезне сәгадәтле һәм шатлыклы итәр.

(«Шифалы йөз киңәш» китабыннан)

 

С ү з л е к

затлы - здесь: драгоценный

мөрәҗәгать итү - обращаться

гамәлдә - на практике

гадәт-йолалар - обычаи-нравы

шәхес - личность

җәмгыять - общество

хокукый нормалар - правовые нормы

тәһарәт алу - совершать омовение

пакь - чистый, свежий

сөннәткә утырту - подвергать обрезанию

гаурәт - интимные места

фарыз эш - дело, которое необходимо выполнить

орынмау - не дотрагиваться

тышка чыгу - выходить по нужде

үләксә - падаль, труп (животного)

зиначылык - блуд, разврат

якынлык кылу - половая близость

сәгадәтле - счастливый

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

1. «Кешенең иң затлы, иң кыйммәтле нәрсәсе - аның саулыгы» дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

2. Ислам дине сәламәтлеккә игътибарлымы?

3. Коръәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, чисталык турында ниләр язылган?

4. Ислам дине нинди ризыкларны хәрәмгә саный?

5. Инсафлылык, кешенең үз-үзен тотышы турында ислам дине ни әйтә?

6. Ничек уйлыйсыз: уразаның сәламәтлеккә файдасы бармы?

7. Сез гаиләгездә мөселманлык гадәт-йолаларын үтәп яшисезме?
 

2. Бирелгән сүзләргә мәгънәдәш сүзләр уйлап языгыз:

кадерле, ... ; зыян, ... ;

саулык, ... ; кеше, ... ;

байтак, ...; күрем, ... ;

чиста, ... ; ... ; фәнни, ... ;

орынмау, ... ; раслау, ... ;

бәхетле, ... ; фарыз, ... ;
 

3. Бирелгән сүзләргә капма-каршы мәгънәдәге сүзләр уйлап языгыз:

сәбәп - ... ; кыйммәтле - ... ; зыянлы - ... ;

чиста - ... ; тыелган - ... ... ; раслау - ... ;
 

4. Баш, йөз, авыз, теш, тамак, борын, култык сүзләренең нинди мәгънәләрен беләсез? Җөмләләр уйлап языгыз.
 

5. Баш, күз, авыз сүзләре кергән фразеологик берәмлекләрне хәтерегезгә төшерегез.

ТЕСТ

Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1. кадерле
единственный
дорогой
родной
здоровый

2. авыруның сәбәбе
лечить болезнь
неизлечимая болезнь
причина болезни
способы лечения

3. шәхси гигиена
гигиена детей
гигиена труда
личная гигиена
гигиена питания

4. өс киемнәре
обувь
головные уборы
верхняя одежда
нижнее белье

5. йөткерү
чихать
болеть
кашлять
простудиться

6. чишмә
река
озеро
колодец
родник

7. бала тапканнан соң
после родов
после менструации
до родов
во время родов

8. кан
желчь
моча
кровь
вода

9. исерткеч эчемлекләр
холодные напитки
алкогольные напитки
лекарственные препараты
лекарственные растения

10. күрем.
кровохарканье
менструации
кровоизлияние
кровотечение