5.6. Аяк киеме

Татар халкы яланаякка иң элек тула оек киеп, аның өстеннән үрелгән яисә тиредән тегелгән аяк киеме; аяк чолгавы дип аталган эчке аяк киеме өстеннән читек кия торган булган.

Өске аяк киемнәре арасында татарларда үрелгән, тире һәм басылган аяк киемнәре киң таралган була. Тире аяк киемен шактый бай кешеләр генә кия алган. Тезгә кадәр озын кунычлы тире читекләр юфть, сахтиан (русчасы - сафьян) һәм хромнан тегелә торган була. Хатын-кызлар кыскарак, ирләр озынрак читек кигәннәр. Хатын-кыз читекләренең каюлы дип аталган бәйрәм варианты да булган. Бер тондагы читекләр төрки халыкларның күбесенә хас характерлы аяк киеме булса, мозаикалы чигелгән читекләр татар милли киеменең этник спецификасын чагылдырган. Урамда татарлар читек өстеннән каты табанлы тире аяк киеме, ә кышын кыска итек кигәннәр.

Татар халкында кәвеш, ката, башмак дип аталган аяк киемнәре дә киң таралган булган. Кәвеш, ката көндәлек саналса, башмак рәешкә кия торганнардан саналган.

Барлык аяк киемнәрен дә татарлар үзләре ясаганнар, аяк киеме тегү аларда киң таралган кәсеп саналган, һәм бу һөнәр ияләре бүген дә бар. Элегрәк Минзәлә кантонындагы 139 останың 91е татар булган. Иң үзенчәлекле аяк киеме булып "азия аяк киеме" - читекләр һәм башмаклар санала. Аларны тиредән махсус заказ буенча тегәләр. XIX гасырда Казан тирәсендәге бистәләрдә генә дә елга 3 миллион пар аяк киеме әзерләнә. Ярослав губернасыннан кертелә башлаган арзанрак аяк киемнәре бу кәсепнең көндәшенә әверелә һәм читекләрне эшләп чыгару саны шактый кими.

Казанда һәм Казан артында бу кәсеп читек-кәләпүш кәсебе дип йөртелә, чөнки аларны эшләү белән бер үк осталар шөгыльләнә. Сибелгән мануфактура сыйфатында эшләгән бу тармакта тирене әзерләү, кисү белән ирләр, тегү һәм чигү белән хатын-кызлар шөгыльләнә. Ялланып эшләүчеләр 15 сәгатьлек эш көне өчен нибары 4-10 сум хезмәт хакы алалар, кайвакыт югары бәядән чимал белән дә түлиләр. Шунлыктан, осталар арасында бик ярлы яшәүчеләр дә аз булмый. Казанда атаклы эшмәкәрләр пәйдә була, алар арасында С.Кәримов, Ф.Монасыйпов, З.Сәгдиев, Г.Сабитовлар аяк киеме сату үзәкләре тотканнар.

Хатын-кызлар өчен читекләрне аерым технология буенча тегәләр: бизәкләр тукыма өстенә тегелми, ә махсус җөйләр белән тоташтырыла. Бу җөй "татар җөе" дип атала. XIX гасыр урталарына кадәр читекләр йомшак табанлы булса, гасырның икенче яртысыннан каты аслы һәм үкчәле читекләр эшләнә башлый. Ирләр өчен кара төстәге бизәксез аяк киемнәре юфтьтән тегелә, ә сахтияннан тегелгәннәре кыйммәтле санала.

Тире читекләр һәм чүәкләр чыгышы белән Урта Азиянеке саналса да, бизәкле аяк киемнәре ясау күптәнге болгар-татар традицияләренә карый. Моңа дәлил булып Борынгы Казан территориясендәге казу эшләре вакытында табылган тире аяк киеме элементлары тора. Рус телендәге "сапоги", "башмак", "чеботы", "ичиги", "чулки" сүзләренең төрки чыгышлы булуы да тагын бер дәлил.

Өй шартларында татарлар чабата үрү белән дә шөгыльләнгәннәр. Әмма бу шөгыльне Идел буе татарларына гына хас традицион эш дип санау дөрес булмас иде, чөнки "чабата" "тире аяк киеме" санала, ә аны ясау технологиясе мордва һәм чувашлардан алынган дип исәпләнелә. Татарлар, руслардан аермалы буларак, чабатаны, кыеклап үрү технологиясе кулланып, туры башлы итеп үрә торган булганнар. Алар рус чабатасыннан арзанрак һәм уңайлырак булганнар, әмма матурлыклары буенча калышканнар. Мондый аяк киемен татарлар да, руслар да яратып кигәннәр. Шунлыктан, Казан һәм Уфа губернияләрендә чабата үрү тармак кәсебенә әверелә.

Татарларда итек басу белән шөгыльләнүчеләр дә дан тоткан. Йонны эшкәртү элегрәк кулдан эшләнгән станокларда, соңрак пар белән эшләүче двигательләрдә һәм йон тетә торган махсус машиналарда башкарылган. Осталар, тетелгән йонны өйләрендә төрле температура астында тотып, кайсын ак төстә калдырып, кайсын кара буяуга манып, итек басканнар. Итекләр камиллекләре һәм уңайлыклары белән аерылып торганнар.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Татар милли аяк киеме халык турында ниләр сөйли?

2. Аяк киеме тегү күләме ни өчен кими?

3. Читек-кәләпүш кәсебенең асылы нәрсәдә?

4. Чабата үрү нинди шартларда башкарылган?

5. Аяк киеме тегү татарларның үз кәсебе булуын нинди фактлар раслый?

6. Аяк киеме җитештерүнең этапларын санагыз. Алар камилләшкәнме?

7. Татар читеге төрки халыкларныкыннан нәрсә белән аерылган?
 

3. Тексттан үзара синоним булырдай сүзләрне язып алыгыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008