5.5. Баш киеме

Баш киеме татар милли костюмының аерылгысыз бер өлеше санала. Татар халкының баш киемнәрен ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына бүлеп карарга кирәк. Ирләр баш киеменең эчке (өйдә яисә бинада кию өчен) һәм тышкы (урамда йөргәндә кию өчен) төрләре бар. Эчке төренә түбәтәй, ә тышкысына төрледән-төрле мех яисә чүпрәктән тегелгән шапкалар, эшләпәләр һәм дини баш киеме (чалма) керә. Түбәтәйнең иң борынгы төре дүрт кисәк өлгедән ярымсферик формада тегелгән. Аны формасын саклар өчен һәм гигиена максатларында (һава йөрсен өчен), юл араларына ат ялы яисә шнур тыгып калдырып, сыра торган булганнар. Яшьләр өчен бик ачык төстәге, бизәкле түбәтәйләр тегелсә, картлар өчен гадирәкләре тегелгән. Ә түбәтәйләрнең яңарак варианты тигез өсле булган. Аны казан татарларының шәһәрдә яшәүче өлеше кигән.

Ә хатын-кызларның баш киемнәре татар милли костюмын милли һәм территориаль яктан аерып торучы элемент саналган. Алар яшь үзенчәлекләре турында күп мәгълүмат биргән. Кызлар кия торган баш киеме шапка яисә калфак формасында булган. Чәч үремнәре тигез булып баш киеменнән чыгып торган. Әлбәттә, иң билгеле баш киеме калфак саналган. Ул башка махсус бәйләвеч белән киелә торган булган, ә конуска охшаган очы артка яисә янга төшерелеп киелгән. Калфакның ак киҗе мамык җепләрдән бәйләнгәне бик популяр булган. Ак калфакны күбесенчә авыл кызлары кигән, ә шәһәрдә калфакның төрле төстәге ефәк җепләрдән тегелгәне киелгән. Алар бай орнамент яки аппликация белән "колаклы" техникада эшләнгән.

Кияүдәге ханымнарның баш киемнәре күпкә катлаулы һәм төрле. Кызларныкыннан аермалы буларак, алар хатын-кызның муенын, җилкәсен һәм аркасын тулысынча капларга тиеш булган. Хатын-кызларның баш киеме төп өч өлештән торырга тиеш: эчке өлеш, төп өлеш һәм өске өлеш. Эчке өлеш чәчләрне җыеп капларга мөмкинлек бирсә, төп өлеш (аны тастар, яулык, кыекча дип йөрткәннәр) яшь үзенчәлекләрен билгеләүче төрле детальләр белән баетылган. Алар өстеннән тагын бер яулык бәйләнгән яки шапка киелгән.

XVII - XIX гасырларда тәңкәле шапкалар кигәннәр. Алар конус формасында булып, төрле ташлар белән бизәлгән, чигүле ефәк тукыма белән төрелгән.

Хатын-кыз баш киеменең аерылгысыз өлеше саналган тастар татарлар яши торган барлык өлкәләрдә дә популяр булган. Ул сөлге сыман ак төстәге бәйләвечтән гыйбарәт. Бәйләвечнең очы кызыл төстәге тасма белән бизәлгән. Шәһәрдә тастарның фабрика шартларында челтәрләп эшләнгән һәм профессиональ осталар тарафыннан чигелгән төре кулланылган.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Ирләр һәм хатын-кызларның баш киемнәре ничә өлештән торган?

2) Түбәтәйне ни өчен сырып теккәннәр?

3) Ирләр баш киеме аларның яше турында сөйлиме?

4) Хатын-кыз баш киеменең үзенчәлеге нидә булган?

5) Ханымнарның баш киеме ни өчен катлаулырак?

6) Авыл кызлары һәм шәһәр кызлары бер үк төрле калфак кигәнме? Ни өчен?

7) Тастар нәрсә ул? Аның нинди төрләрен беләсез?
 

3. Тексттан һөнәрчелек атамаларын табыгыз. Аларны термин буларак кабул итәргә ярыймы?

4. Сез яшәгән төбәктә нинди баш киемнәре кигәннәр һәм алар ничек аталган?


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008