4.6. Күренекле рәссамнар

Кәнәфи Нәфыйков

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Канәфи Абзалетдин улы Нәфыйков - үз иҗатында татар халкының тарихи үткәнен чагылдыручы рәссамнарның берсе. Элегрәк, милли үзенчәлекләрне аерып күрсәтү бик хупланмаган чорда да, ул - үз кыйбласын үзгәртмичә, теләк омтылышларына тугры кала алган оста. Туган халкының катлаулы язмышы: ул кичергән җиңелү һәм җиңүләр, хаксызга рәнҗетелү һәм үсеш-күтәрелеш - һәммәсе рәссам иҗатында үз урынын тапты һәм таба.

Театр рәссамы, тарихи жанр остасы буларак та аның бик күп полотнолары татар рәсем сәнгатендә күренекле урын алып тора.

К.Нәфыйков Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем ала. Үзбәкстанда укыганда, Көнчыгыш мөселманнары тарихын, аеруча урта гасырлар сәнгатен тирәнтен өйрәнә. Ата-бабаларыбызның борынгы китапларда тасвирланган тормыш-көнкүреше, дастаннарда җырланган, риваятьләрдә сурәтләнгән каһарманлыгы яшь рәссамның рухи омтылышлары белән тәңгәл килә. Соңрак, Казанга кайтып төпләнгәч, егеткә хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек ачыла. Танылган рәссам Б.Урманче белән аралашып яшәү аңа һөнәри үсеш һәм тормыш мәктәбе була.

Канәфи Абзалетдин улы өчен туган халкының тарихын өйрәнү - һич саекмас иҗат чыганагы. Рәссам өчен барысы да: тарихи вакыйгалар һәм аерым шәхесләр язмышы, яшәеш һәм милли көнкүреш, бөек затлар һәм гади кешеләр - һәммәсе бердәй мөһим. Ул 40 елга якын гомерен тарихи картиналар ясауга багышлаган. К.Нәфыйков болгар-татар тарихын гына түгел, аның сәнгати елъязмасын киндергә иңдерә.

«Борынгы төркиләр. Ханның халык алдында ант итүе» картинасында без хан хакимиятен кабул итеп алуның гаять тирән мәгънәсен аңлата торган йоласы белән танышабыз.

«Борынгы Казанда чичәннәр ярышы» картинасында - борынгы һәм шул ук вакытта мәңге яшь, мең яшәр шәһәр... Шагыйрьләр бәйгесе - төрки халыкларның, шул исәптән татар халкының да күп гасырлар кичеп, бүгенгәчә килеп җиткән матур йоласы. Әлеге әсәр 1984 елда «Казан һәм казанлылар» күргәзмәсендә халык хозурына тәкъдим ителә.

К.Нәфыйков тарихи портретлар язу өлкәсендә дә зур уңышка ирешә. Мөхәммәдъяр, Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни, К.Тинчурин, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов кебек шәхесләрнең портреты гади генә хезмәтләр түгел. Рәсегә карап, аларның холкын, тормышка карашын, киләчәккә уйларын да укып була...

К.Нәфыйков - Тукай образын үзенчә сурәтләгән оста. «Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев», «Тукай һәм Хөсәен Ямаше», «Тукай һәм беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская» картиналарында рәссам иҗатына гына хас чалымнар бар.

Инде дә аның музыкантлар, рәссамнар һәм сәясәтчеләр хөрмәтенә иҗат ителгән портретларның кайберләрен санап үтик: Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Шамил Монасыйпов, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Тәлгат Галиуллин, Зәки Зәйнуллин.

Рәссам бүген дә заман белән бергә атлый. Аның иҗатында кечкенә генә төсмер дә зур көчкә, зур мәгънәгә ия. Аның сәнгать әсәрләре - ихлас күңелдән иҗат ителгән хезмәт һәм алар халык күңелендә, татар халык сәнгатендә үз урынын тапты. (Материал «Мәгариф» һәм «Казан утлары» журналларыннан алынды)

 
Б и р ем н ә р 

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Кем ул Кәнәфи Нәфыйков?

2) Рәссамның нинди картиналарын беләсез?

3) К.Нәфыйков кайда белем ала?

4) Рәссам портретларын иҗат иткән тарихи шәхесләрне атагыз.

3. Бу фактлар дөресме?

 

IDevice Question Icon
1. Рәссам «Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев», «Тукай һәм Хөсәен Ямашев», «Тукай һәм беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская» картиналарын иҗат иткән.
  
Әйе
Юк

2. К.Нәфыйков Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем ала.
  
Әйе
Юк

3. К.Нәфыйков Мөхәммәдъяр, Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни, К.Тинчурин, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов кебек шәхесләрнең портретларын иҗат итә.
  
Әйе
Юк

4. «Кәнәфи Нәфыйков» текстыннан сыйфатларны күчереп языгыз һәм алар белән яңа җөмләләр төзегез.

5. Сүзләрне тиешле тәртиптә куеп, җөмләләр төзегез.

1) Туган, Канәфи, өйрәнү, халкының, Абзалетдин, чыганагы, улы тарихын, һич, өчен, саекмас, иҗат.

2) Көнкүреш, өчен, да, тарихи, һәммәсе, вакыйгалар, аерым, шәхесләр, язмышы, һәм, милли, һәм, бөек, затлар, һәм, гади, кешеләр, бердәй, мөһим, яшәеш, рәссам, барысы.

3) Якын, ул, тарихи, 40 елга, ясауга, гомерен, картиналар, багышлаган.

4) Болгар-татар, К.Нәфыйков, киндергә, аның, тарихын, сәнгати, гына, түгел, елъязмасын, иңдерә.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008