4.2. Күренекле тарихчылар

Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936)

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 4 гыйнварында (яңа стиль белән 17 гыйнварда) элекке Самар губернасының Бөгелмә өязенә караган Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә (бу авыл хәзер Татарстанның Әлмәт районына керә). Ул белем серләренә өендә төшенә башлый, иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Сәйфетдин хәзрәттән ала. 7 яшенә җиткәч аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Кичү Чаты кечкенә генә авыл булганлыктан, мәдрәсәсе дә әллә ни зур булмый. Шуңа күрә Ризаэддинне тирә-як авыллар арасында зур мәдрәсәле Түбән Чыршылы авылына илтәләр, ул анда ун елга якын белем ала.

Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш шәкерт Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Аның Уфадагы архив фондында саклана торган кулъязмалары арасында калын-калын 10 китап итеп төпләнгән, төрле елларда күчереп язылган язмалары бар.

Ризаэддин шәкерт елларында ук Ш.Мәрҗәни йогынтысында була. Ш.Мәрҗәнинең фәлсәфи карашлары, алдынгы тәгълиматы яшь шәкерт Ризаэддиннең иҗади фикер йөртә башлавына зур этәргеч ясый.

Атаклы мәгърифәтче галим Ш.Мәрҗәнине якыннанрак белү һәм җае чыкса танышу максаты белән Ризаэддин мәдрәсәдә шәкерт елларында - 1886 елда Казанга килә. Мәшһүр галим белән беренче очрашып, танышып сөйләшү яшь шәкертнең күңелендә гомергә җуелмаслык тирән эз калдыра.

Мәдрәсәдә укуын төгәлләгәч, Р.Фәхреддин укыту эше белән шөгыльләнә һәм аның бу эшендә дә Ш.Мәрҗәни алымнарының тәэсире көчле сизелә. Укыту эшчәнлеге белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза, татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала.

1887 елда ул имамлыкка имтихан биреп, бу вазифаны да намус белән, җиренә җиткереп башкара. 1891 елда Р.Фәхреддинне Диния нәзарәтенә казыйлык вазифасына эшкә чакыралар. Биредә эшләү аңа фән белән шөгыльләнергә бик зур мөмкинлекләр бирә. Шул елларда «Сәлимә» һәм «Әсма»повестьларын яза һәм «Асар» исемле биобиблиографик күп томлы хезмәтен матбугатта бастыра башлый. «Асар»да борынгы Болгар чорыннан алып XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык мәшһүр тарихи шәхес турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Болардан тыш Р.Фәхреддин «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Шәкертлек әдәбе» һәм башка исемдәге китаплар бастырып чыгара.

1906 елда Уфадан Оренбург шәһәренә күчә. Бу вакытта аның күптөрле фәннәр буенча басылган һәм аны мәгърифәтче итеп таныткан 60лап китабы була. Биредә ул ун ел буена (1908-1918) мәшһүр «Шура» журналы нәшире һәм мөхәррире булып эшли.

Р.Фәхретдиннең тирән кызыксынган һәм җитди шөгыльләнгән мәсьәләләре бик күп. Ул тарих, фәлсәфә, педагогика, әдәбият, тел белеме, сәнгать, этнография, археология, археография, халык авыз иҗаты, дин тарихы һәм башка төрле фәннәр белән бик нык кызыксынган һәм алар буенча күп санлы һәм кыйммәтле хезмәтләр язып калдырган.

Бик күп чыганакларны өйрәнеп, Р.Фәхреддин фән өчен гаять зур әһәмияткә ия булган «Болгар тарихы» дигән зур күләмле хезмәтен яза. Ләкин кызганычка каршы, аның беренче кисәге аңлашылмый торган сәбәпләр аркасында юкка чыга.

Р.Фәхретдин, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләрен бик яхшы белгән. Ул Петербург университеты профессоры Җәмаледдин әл-Әфгани, академиклар Самойлович, Бартольд, Крачковский һәм чит илләрнең күп галимнәре белән тыгыз иҗат хезмәттәшлеге алып барган.

Үзенең бөтен гомерен халкының тарихын, әдәбитын, мәдәниятен өйрәнүгә багышлаган фән эшлеклесе Р.Фәхретдин гомеренең соңгы елларында бик нык матди кысанлыкта яши. Дөньяның күп илләренә танылган галимгә кулъязмаларын Вена Фәннәр академисенә сатуын сорап мөрәҗәгать итәләр. Ләкин, нинди генә авыр шартларда яшәсә дә, үз иленә тугрылыклы галим бу юлга басмый. Ул кулъязмаларының шактый өлешен СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Ленинград бүлеге архивына тапшыра, алар бүгенге көндә шунда сакланалар.

Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә Уфада вафат була һәм шундагы татар зиратына күмелә. ("Татар зыялылары. Тарихи портретлар" китабыннан).

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында нәрсәләр белдегез?

2) Атаклы галим гомерен нәрсәгә багышлаган?

3) Ул нинди фәннәр буенча хезмәтләр язган?

4) Галимнең фәнни кулъязмалары кайларда саклана?

5) Ризаэддин Фәхреддин кайларда белем ала?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Ризаэддин Фәхреддин күренекле мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист.
  
Әйе
Юк

2. 1887 елда Р.Фәхреддинне Диния нәзарәтенә казыйлык вазифасына эшкә чакыралар.
  
Әйе
Юк

3. Р.Фәхретдин, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләрен бик яхшы белгән.
  
Әйе
Юк

4. Фигыльләрне сыйфат фигыльгә әйләндереп барлыкта һәм юклыкта языгыз һәм җөмләләр төзегез.

Сакла, ал, шөгыльлән, калдыр, чыгар, башкар, тупла.

5. 11 нче абзацны русчага тәрҗемә итегез.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008