3. Язу тарихы. Орфография принциплары.
Татар орфографиясе һәм пунктуациясе. Татар телендә басым

Татарларда язу тарихы

Казан татарларының борынгы бабалары болгарлар Идел буе һәм Кама уйларына VII йөздә килеп утыралар. Аларның бу чорга хәтле үк инде язулары булган дип уйларга тарихи җирлек бар.

Борынгы төрки халыклар яшәгән урыннардан Себердә, Енисей, Орхон елгалары тирәсендә рун язуының киң таралган булуы мәгълүм. Күлтәгин һәм Тоньюкүк исемле дәүләт башлыкларына куелган таш эпитафияләрдә һәм башка ташларда рун язуының гаять яхшы сакланган.

922 елда Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителә. Гарәп язуы татарларда мең елдан артык гамәлдә була. Шушы чор эчендә ул, нигездә, үзгәрми, әмма XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башларында гаять зур үзгәрешләр кичерә. Үзгәрешсез кулланылган чорны иске имла дип атыйлар. Аннан соң яңа имла һәм урта имла дигән үзгәрешләр килеп керә.

Гарәпләр уңнан сулга горизонталь язалар. Алфавитта 28 хәреф бар, 25 е тартык авазларны, өчесе сузык һәм ярым сузыкларны белдерә. Кыска сузыклар аерым хәрефләр белән түгел, юл астына яисә өстенә куела торган билгеләр - хәрәкәләр ярдәмендә белдерелә.

Гарәп язуының бер үзенчәлеге бар: анда бер үк хәреф сүз башыңда, уртасында, ахырында һәм аерым торганда төрлечә языла.

20 нче елларда латин язуына күчү турында җитди тәкъдимнәр башлана.

1926 елда Бакуда үткәрелгән Беренче тюркология съезды бөтен төрки халыклар өчен латин алфавиты кабул итә.

1930 елның 1 гыйнварыннан башлап Татарстанда яңалиф йөз процент гамәлгә куелган дип исәпләнә.

Руслаштыру сәясәтенең көчәюе сәбәпле 30 нчы елларның ахырында рус алфавитына күчү мәсьәләсе күтәрелә. Бу алфавитка күчү болай аңлатыла: рус һәм татар телен өйрәнгәндә, әле бер, әле икенче алфавит өйрәнеп торудан котыласың, рустан кергән сүзләрне русча язарга мөмкинлек туа, янәсе.

1938 елда беренче вариантта алфавит игълан ителә. Соңыннан аңа татарның үзенчәлекле авазларын белдерү өчен хәрефләр өстәлә: ә, ө, ү, җ, ң, һ.

1990 елларда үзгәртеп кору процессы тәэсирендә татар фәнни җәмәгатьчелеге яңадан алфавит проблемаларына әйләнеп кайта, матбугатта зур дискуссия була, латин әлифбасына нигезләнгән берничә проект тәкъдим ителә.

Министрлар Кабинеты каршысындагы татар телен гамәлгә"кертү комиссиясе аны Югары Советка тәкъдим итә. Югары Совет кабул иткәннән соң, Татарстан Республикасының Президентына тапшырыла, һәм Президент М.Ш. Шәймиев 1999 елның 5 сентябрендә аны раслап Указ чыгара.

 

Орфография, аның принциплары

1. Орфография турындагы төшенчә һәм аның төп принциплары

Әдәби телдә дөрес язу нормалары һәм кагыйдәләре җыелмасын орфография дип йөртәләр.

Татар орфографиясе берничә принципка нигезләнә:

Фонетик принцип. Бу - сүзләрне ишетелгәнчә язу дигән сүз, һәм ул безнең телдә төп принцип булып санала. Мәсәлән, кайчакта сүзгә кушымча ялганганда, сүзнең соңгы авазы үзгәрә, һәм ул язуда да күрсәтелә:
ак - агы    китап - китабы    кара - карабрак һ.б.

Морфологик принцип. Бу - сөйләмдә кулланганда, сүзләрнең кайбер авазлары үзгәрсә дә, аларны язуда, үзгәртмичә, беренчел морфологик төзелеше ничек булган, шулай язу дигән сүз. Мәсәлән, ун һәм бер сүзләре янәшә килсә, [умбэр] дип әйтелә, унбер дип языла; [һишшыксез] дип әйтелә, һичшиксез дип языла; [чәчәгата] дип әйтелә, чәчәк ата дип языла.

График принцип. Бу - алынма сүзләрне шул тел орфографиясендөгечө язу дигән сүз. Мәсәлән, татар телендә рус теленнән алынган сүзләр рус теле орфографиясечә языла: морфология, лексикология, эволюция, бизнес, менеджер...

Тарихи-традицион принцип. Бу - сүзләрне, хәзерге телдә ничек әйтелүенә карамастан, борынгы чорда ничек язылган, шулай язу дигән сүз: сурәт - [сурәт].

Экономия принцибы. Бу - язу барышында вакытка һәм урынга экономия ясау өчен, сүзләрне кыскартып язу дигән сүз. Телдә еш кулланыла торган һәм күпләргә таныш кушма атамалар андагы үзләрнең баш хәрефләрен генә язу юлы белән кыскарталар: Казан дәүләт университеты - КДУ, Берләшкән Милләтләр Оешмасы - БМО. Еш очрый торган сүзләр, атама булмаса да, кыскартылырга мөмкин: һәм башкалар - һ.б. Кайбер кушма атамаларда беренче сүзнең - баштагы өлеше, башка сүзләрнең баш хәрефе генә языла: КамАЗ, АлАЗ. Кушма сүзнең соңгысы - тулы килеш, баштагылары кыскартылып язылырга да мөмкин: драмтүгәрәк, райүзәк.

 

Пунктуация

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары

- җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем яки исем фигыль белән белдерелсә: һәммә халык өчен бар табигать - уртак матур чык. (Р. Фәйзуллин); Уку - энә белән кое казу. (Мәкаль);

- җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә: Ике икең - дүрт;

- ия I һәм II зат алмашлыклары белән белдерелсә: Мин - очучы;

- ул көчәйтүче сүзе ия янында килсә, сызык аннан соң куела: Сабан туе ул - халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе, тик аның кадерен генә белергә кирәк. (Ә. Еники);

- ул (алар) сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела: Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул. (Г.Тукай);

- җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә сызык куела: Агач - арба янына гына ауган. Бу - Гөлчирәнең йөрәгеннән чыккан рәхмәте иде. (М.Мәһдиев).

 

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

- тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә, алар янында өтер куела:

Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. (Г.Исхакый); Укытасы авылга барып төштем кыш уртасында. Мәктәп мөдире бер олаучыга карый, бер - миңа. (А.Гыйләҗев); Авылның бөтен тормышы: кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. (Г.Исхакый);

- каршы кую интонациясе белән әйтелгәндә, шулай ук гомумиләштерүче сүз килгәндә, тиңдәш кисәкләр янында сызык куела:

Кычкырмакчы була - кычкыра алмый. Торып китәргә тели - тора алмый. Аягы сынган ич аның. (Н.Хәсәнов); Аның сөйләвенә караганда, ул көнне чиратсыз билет алуы да чираттагы халыкның шаулавы да - барысы да бер шуклык, шаянлык кына булып тоелды. (Н. Фәттах);

- тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгән очракта ике нокта куела: һәркайда тәртип, һәркем: операция сестрасы да, хәтта аны-моны җыештырып торучы санитарка да үз эшләрен белеп, төгәл башкара (М.Маликова).

 

Аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре

Ярым хәбәрлеккә ия булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән белдерелгән, хәл кисәкләр ияртүче сүздән яраклаштырылган булса, алар өтер белән аерылалар. Бары тик урын хәле генә бу кагыйдәгә карамый: ул аерымланмый.

- вакыт хәле: Минем җавапны алуга, ул килеп тә җиткән. (М.Маликова);

- сәбәп хәле: Бер егет, шул җыр яратуы аркасында, поезддан да калган иде әле. (М.Рафиков);

- максат хәле: Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. (М.Хәсәнов);

- рәвеш хәле: Кыз, башын игәц килеш, халык арасыннан читкә атлады. (Ф.Садриев);

- күләм хәле: Моңарчы бер дә авыр сүз ишетмәгән сабыйга, беркайчан да булмаганча бик күңелсез булып китте. (Г.Галиев);

- шарт хәле: Барып казларга кушылсаң, син ак каз була алмассың. (Р.Миннулин);

- кире хәл: Калсаң да бездән еракта, Күңелдә син һәрчакта. (Г.Кашапов).

 

Аныклагыч янында тыныш билгеләр

Өтер куела:

- аныклагыч аныклаучы теркәгечләр белән килсә: Кабинетның хуҗасы, ягъни мехбаза управляющие, Решевский дигән кеше иде. (Ә.Еники);

- зат алмашлыклары һәм рәвешләр белән белдерелгән кисәкләрне аныклап килсә: Аларны, төрле җирдән җыелган утызлап малайны, йөк машинасына утыртып, таш клубка алып килделәр. (Х.Хәйруллин).

Сызык куела:

- аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса: Зәйтүнә - мәктәпнең горурлыгы, йөзек кашы - унны бетерүчеләр арасында берүзе медальгә лаек булды (Ф.Гыйльми);

Ике нокта куела:

- аныкланмыш фигыль белән белдерелсә: Яңгыр бирә кирәкне: яфраклардан муенга коела, башка коела, күлмәкләрне манма су итеп, тәнгә сылый (Г.Ахунов);

Җәяләр куела:

- аныклагыч үзеннән алда килгән аныкланмышка искәрмә рәвешендә бирелсә: Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1974 елның 14 апрелендә Мөслим районы Урагмәт авылында туган (көндәлек матбугаттан);

- аныклагыч аныкланмышның тәрҗемәсе рәвешендә килсә: Тәрәзәне яп, тәли җил (сквозняк) монда.

 

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләр

- җөмлә башында килгән эндәш сүзләр көчле тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң өтер куела: Садыйк ага, сезгә дә бераз җыеныбрак торырга кирәк. (Г.Исхакый);

- җөмлә башында килгән һәм көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүзләрдән сон өндәү билгесе куела: Җиңги! Дәү абыйдан хәбәр-хәтер юкмы? (М.Хәсәнов);

- җөмлә уртасында килгән эндәш сүзләр ике яктан да өтер белән ерыла: Кара әле, Фәридә, минем монда вакыт җитәрлек, шушы бүрәнәләрдән сиңа өйлек бура бурап биримме? (Ш.Бакчури);

- җөмлә ахырында килгән эндәш сүзләр алдыннан өтер куела: Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле, иртәрәк бит әле, аккошлар! (Р.Фәйзуллин).

 

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр (керешмәләр) янында тыныш билгеләр

- җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела: Ниһаять, килеп тә җиттек;

- җөмлә уртасында килгән кереш сүзләр ике яктан да өтер белән аерыла: Минем ничек укуым, беренчедән, үземә кирәк;

- җөмлә ахырында килгән кереш сүзләр алдыннан өтер куела: Күзлек киярлек булган, минем күзләрем ул хәтле яхшы күрмиләр инде, әлбәттә;

- кереш җөмләләр ике яктан да җәяләр эченә алыналар: Хөррият елларында (әнием шулай ди торган иде) аеруча дәртләнеп, спектакльләр уйнап, концертлар куеп йөргәннәр (Ә.Еники).

 

Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куюның берничә кагыйдәсе бар:

- тезү интонациясе, шулай ук каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән җөмләләр арасына өтер куела: Гөлүсәнең йөзенә кайнар кан йөгерде, күлләре акшарлы идәнгә текәлде. (Г.Сабитов);

- бүлүче һәм җыючы теркәгечләр кабатланып килгәндә, җөмләләр арасына шулай ук өтер куела: Янә күк күкрәде, янә яшен яшьнәде. (М.Әмир); Күпер дә артта калды, инешнең чылтыравы да ишетелмәс булды. (Г.Бәширов);

- теркәгечсез килеп, кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдергән җөмләләр арасына сызык куела: Бер барды, ике барды - тегесе өйдә буямады. (Г.Ибраһимов);

- җөмлә кисәкләре арасына нокталы өтер куела: Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен; Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен. (Г.Тукай).

 

Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләр

Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес кую өчен, иярчен җөмләнең баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә ияреп килүен белергә кирәк. Бу чаралар синтаксик (кушылмалар, янәшәлек юлы) һәм аналитик (мөнәсәбәтле сүз, теркәгеч сүзләр, көттерү һәм аныклау интонациясе) төзелешкә карый.

Синтаксик иярчен кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

- синтаксик иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер мөстәкыйль сүз тора икән, ике арага өтер куела: Ул үзе дә, нәкъ Рәхим эшләгәнгә, ару-талуны белми эшләде бит. (А.Расих);

- синтаксик иярчен аергыч, урын һәм тәмамлык җөмләләр баш җөмләдәге ияртүче сүздән ерак торса да, ике җөмлә арасына өтер куелмый: Автобус тукталышына сары чәчләре таралып төшкән унике-унөч яшьләрендәге бер үсмер килеп чыкты. (Г.Ахунов); Балыкчылар килеп чыккан төштә елга бик кызу, ашкынып ага иде. (Э.Касыймов); Ерак юлга чыгу алдыннан яшенле яңгыр явып узуны Күрән би изгегә юрады. (Н.Фәттах).

Искәрмә. Дип баш сүзе ярдәмендә ияргән тәмамлык җөмләнең хәбәре баш җөмләдәге ияртүче сүз белән янәшә килсәм, алар арасына өтер куела: Безнең отрядта ялкаулар, булыр дип, беребез дә уйлап карамадык. (М.Шабасв);

- иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлгә каршы торуны белдерсә, ике арага сызык куела:

Өеңә барсам - эштән кайтмагансың.

Эшеңә барсам - яле син килмәгән. (Х.Туфан).

 

Аналитик иярчен кушма җөмләдә тыныш билгеләре

а) Бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз булып килгән җөмләдә тыныш билгеләре:

- мөнәсәсбәтле сүзе булган баш җөмлә алдан килсә, ул иярчен җөмләдән ике нокта белән аерыла: Нәсимәнең егеткә иң ошаган ягы шул: кыз һәр эшне риясыз эшли (Ф.Яруллин).

Искәрмә. Мөнәсәбәтле сүзе булган мондый баш җөмләдә ки теркәгече дә килсә, иярчен җөмләдән ул өтер белән аерыла: Аның толымнары шулкадәр озын ки, алар кызның муеннарын, аркаларын, билләрен каплап тора (Г.Галиев);

- иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланса, ике җөмлә арасына өтер куела: Хәзрәт бик ачыккан иде, шуңар күрә ул аш янына килеп утырмакчы булды. (Ф.Әмирхан);

- иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланмаса, ике җөмлә арасына сызык куела: Ул укырга тиеш - әтисенең васыяте шундый иде (А.Расих).

б) Бәйләүче чарасы ияртүче теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләрдә тыныш билгеләре:

- иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына өтер куела: Бигрәк тә Сабираның шатлыгы ташып бара, чонки аның өчен театрга барудан да зуррак бәйрәмнең булуы момкии дә түгел иде (Ә.Еники);

- теркәгеч сүз (сорау алмашлыгы) бәйләүче чара булып килгәндә, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела: Нәрсә ачылыр ул томан артында, миңа билгесез;

- теркәгеч яки теркәгеч сүз иярчен жөмлә ягында килеп, баш җәмләдә мөнәсәбәтле сүз булган очракта, шулай ук ике арага отср куела: Үчең нинди, теге шундый (Мәкаль).

в) Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре:

- көттерү һәм аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына ике нокта куела: Малайлар хәйләсен тапты: алар печән чүмәләсенә күмелеп йоклый торган булдылар. (И.Гази);

- нинди дә булса бер сүзне аныклап, җөмлә эчендә килгән иярүче компонент өтерләр белән аерыла: Моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалар карчыкны калага тартып караганнар иде каравын... (Ә.Еники);

- баш җөмләләрдәге берәр сүзгә аңлатма рәвешендә килгән иярүче компонент җәяләр эченә алына: Җиңсез зәңгәр күлмәген киеп (зәңгәр күлмәк аның зәңгәр күзләренә бик җилешә иде), ул тиз генә Владикны бакчага илтеп кайтты. (И.Гази).

 

Татар телендә басым

Сөйләм агымында бер төркем иҗекләрне бер тактка берләштерүдә басымның роле зур. Рим грамматигы Диомед (б.э.к. IV гасыр) әйтүенчә, басым - сүзнең җаны ул.

Сүз басымы - сүздәге бер иҗекнең башкаларыннан аерылып торуы. Басым ижек составындагы сузык авазга төшә. Төрки телләрдә, аерым алганда татар телендә, басым соңгы иҗеккә омтыла, сүзгә кушымчалар ялганганда да, басым ахыргы иҗеккә күчә бара: урман - урман-чы, урман-чы-лык. Ләкин бу кагыйдәдән чыгармалар да бар:

- икенче зат боерык фигыльләрдә басым беренче иҗеккә төшә: языгыз, утырыгыз;

- исемдә хәбәрлек кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: мин укучымын, сез бәхетлесез;

- фигыльдә кайбер зат-сан кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: язгансың, килермен;

- фигыльдә юклык кушымчасы басымны алмый һәм үзеннән үткәрми: баргансың - бармагансың;

- рәвеш ясагыч -дай/ -дәй, -тай/ -тәй, -ча/ -чә кушымчаларына басым төшми: бүредәй, татарча;

- сорау, билгеләү, юклык алмашлыкларында, өлешчә күрсәтү һәм билгесезлек алмашлыкларында басым беренче иҗеккә тешә: кайда, барлык, һичкем;

- кайбер гарәп-фарсы алынмаларында басым алдагы иҗеккә төшә: әлбәттә, ләкин, һәммә;

- китап теле, язма тел аша кергән рус алынмаларында басым саклана: республика, опера, демократия.

Шулай да аларга кушымчалар ялганганда, ике төрле үзгәреш була:

- басым соңгы иҗектә булса, ул кушымчаларга күчә бара: диктант, диктантлар, диктантларга;

- әгәр басым алдагы иҗектә булса, ул, гадәттә, урынында кала: аренда, арендачы, арендаларга.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008