1. Татар халкының килеп чыгышына кыскача күзәтү

Болгар-татарлар, этнос буларак, Көнбатыш Себердә, Идел-Уралда, Төньяк Кавказда, Кара диңгезнең төньяк тирәләрендә бик борынгыдан үсеп килгәннәр; Алгы һәм Урта Азия кабиләләре белән тыгыз мөнәсәбәттә булганнар. Аларның этник тамырлары Алгы Азиядә безнең эрага кадәр, IV-III меңъеллыкларда яшәгән субар (суар), сумар (сумер), куман, турук, Урта Азиядә безнең эрага кадәр яшәгән һуарас (суар + ас = борынгы хорезмлылар), пар-ды (барды, рус. парфы), кусан яки касан (ку + сөн = ак сөннәр), Евразиядә безнең эрага кадәр яшәгән киммер, сака, скиф, сармат, алан-ас, сабир, барсил кабиләләренә барып тоташа.

VIII-XII йөзләрдә боларның Идел-Уралда, Көнбатыш Себердә яшәгәннәре Болгар дәүләте тирәсендә оешканнар. Менә шул киң мәгънәдәге болгарлар болгар-татарның этник нигезен тәшкил иткәннәр.

Болгар-татарлар иген иккәннәр, мал асраганнар, ауга йөргәннәр, урмандагы табигый умарталардан бал җыйганнар, балык тотканнар, авыллар, шәһәрләр салганнар, төрле төркиләр башка телдә сөйләшүчеләр белән аралашып яшәгәннәр; шул процесста аларның телләре дә үзенчәлекле формалашкан.

Иделнең уң ягыннан алып Дунай буйларына кадәрге җирләрдә - к-диалект, Иделнең сул ягында, Урал тирәләрендә къ-диалект барлыкка килгән, Көнбатыш Себердә шул ук къ-диалект өстенлек алган, ләкин аларда яңгырау авазлар саңгыраулаштырып әйтелгән.

Кабиләләр гел бер урында гына яшәмиләр, башка җирләргә дә китеп, шундагы сөйләш үзенчәлекләрен дә үзләштерәләр. Шуңа күрә еш кына бер үк исемдәге кабилә кешеләре төрле регионнарда төрле диалектта сөйләшәләр. Димәк, аерым кабиләләр теле буларак туган диалектлар аерым территорияләргә табигый рәвештә беркетеләләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, бездәге өч диалектның үз территорияләре бар.

К-диалект вәкилләренә безнең эрага кадәр үк Балканда, Дунай буйларында, Азов диңгезе тирәләрендә, Төньяк Кавказда, Мишәр түбәнлегендә, Иделнең уң ягында яшәгән оногурлар, алан-аслар, акацир, сабир, һөн, хәзәр, болгар һәм мишәрләр керә. Болгар-татарларның формалашуында бу кабиләләр зур роль уйнаганнар.

Сабирларның сизелерлек эзләре, мәсәлән, көнбатышта - һун-хәзәрләрдә, Идел-Уралда - сувар исемендә, Себердә себер атамасында сакланып калганнар. Алар өч диалект вәкилләре яшәгән җирләрдә телнең билгеле бер уртаклыгын тәэмин иткәннәр.

Оногурларның эзләре безнең эрага кадәр беренче меңъеллыкта Кара диңгез буенда теркәлгән. безнең эрага кадәр VII йөздә греклар Кырымны колониягә әйләндергәннәр һәм, анда оногурлар салган шәһәрне зур бер колониаль шәһәргә әйләндереп, аны Оногория (Фоногория) дип атаганнар. Бу шәһәр безнең эраның VII йөзендә Бөек Болгарның башкаласы булган.

Безнең эрага кадәр VII йөздә греклар басып алганда, монда Понтикапы шәһәре дә булган. Понтикапы атамасы төркичә понты (пон ~ бун + -ты/-лы - ашамлыкка бай диңгез) атамасына капы (бикләү) сүзе кушылып ясалган. Ул Понтны (Кара диңгезне) бикләп тора торган шәһәр булган. Соңрак аңа, Понтка кереш мәгънәсеннән чыгып, Керчь (кереш) исеме бирелгән. Димәк, болгарлар һәм аларның башка исемнәр йөрткән бабалары «бөек күчеш»тән соң гына Көнчыгыштан килмәгәннәр, безнең эрага кадәр берничә мең ел элек Көнчыгыш Европада гомер кичергәннәр.

Безнең эрага кадәр V йөздә яшәгән Геродот Кара диңгез һәм Кавказ тирәләрендә акацирлар яшәгәнлеген әйткән. Алар соңрак агачэр һәм мишәр исемнәре белән мәгълүм булалар. Акацирлар бик борынгыдан Идел-Уралга да үтеп кергәннәр, ләкин, җирле сөйләш тәэсирендә, к-диалектка күчкәннәр. Болары гарәп язмаларында маҗгар исеме белән мәгълүм.

Идел-Уралда киң таралган һәм тарихта эз калдырган къ-диалектта сөйләшүче кабиләләрдән байлар, биәр, мин, косан, касак, сарылы, ас, суас, башкорт һ.б. бик күп исемдәгеләрен күрсәтергә мөмкин.

Бай (би, пи) этнонимы Геродот чорында ук каспи, траспи, аргиппи кебек кушма этнонимнар ясауда катнашкан. Идел-Уралда Геродот, аргиппилар белән бергә, ийирк кабиләләрен билгеләгән. Ийирк этнонимы - төрки сүз. Монда ийи (яхшы, бай, хуҗа) сүзе эрк (ирләр, кешеләр) сүзенә аергыч булып килә. Димәк, ийирк «бай, хуҗа кешеләр» мәгънәсен аңлата һәм байлар этнонимының синонимы була.

Мин - бик борынгы атама, ул кумин, куман (кыпчак) этнонимын ясауда да катнашкан.

Сарылы - кыпчак этнонимының синонимы. Ул төньяк төркиләренең гомуми атамасы буларак киң таралыш алган.

Косан кабиләләре безнең эрага кадәр үк бөтен Евразия буенча таралганнар,алар анда казан этнонимы, гидронимы һәм топонимы рәвешендә берегеп калганнар.

Касак (аксыл саклар) кабиләләреннән, нигездә, казакълар формалашкан, шул ук вакытта алар башкортлар һәм татарлар составына да кергәннәр.

Аслар, нигездә, нугайларны формалаштырганнар, ләкин Идел буе болгарларын да ас дип атау гадәти бер күренеш булган.

Башкорт кабиләсе, шактый көчәеп, байлар, юрми һ.б. кабиләләрнең аерым өлешләрен берләштереп эреләнә барган һәм башкорт милләте булып оешкан, үз этнонимын үзгәртмәгән.

Себер төркиләре, башкортлар белән бергә, Болгар дәүләтенә караганнар, Идел-Урал регионы белән дә тыгыз мөнәсәбәттә яшәгәннәр.

Болгар-татарларның формалашуында дәүләти әһәмияткә ия булган кабиләләрне аерым күрсәтергә кирәк.

Болгар-татар бабаларының дәүләтчелеге безнең эрага кадәр үк булган. Алар дәүләтчелек тәҗрибәсен скифлар, ийиркләр, сарматлар, акацирлар, һөннәр, эфталитлар (ак һөннәр), аланнар, түркләр чорыннан ук туплап килгәннәр. Хәзәр һәм Бөек Болгар дәүләтләре мирасында да аларның өлеше зур.

Нигездә татар һәм башкортларны формалаштыруда катнашкан къ - диалектлы байлар кабиләләре VII-VIII йөзләр аралыгында урта Иделдә, Чулман-Агыйдел буйларында байлыгы белән Көнчыгышта һәм Көнбатышта дан тоткан Биәрм дәүләтен төзегәннәр. Аның башкаласы Биләр булган. Русларда ул - Биармия, Көнбатышта Биармланд исемнәре белән танылган.

IX йөздә к-диалектлы болгар кабиләләре Биәрм дәүләтен үз кулларына төшергәннәр. Шуннан соң бу дәүләт Болгар дәүләте дип йөртелә башлаган, андагы күп төрки кабиләләр болгар дигән гомуми исем алганнар. Биәрмнең төньяк-көнчыгыш җирләренә болгарлар хуҗа булып өлгерә алмаганнар, анда рус боярлары килеп кергән. Шулай да бу җирләрдә элекке Биәрм атамасы сакланган, ә соңрак ул Пермь дип үзгәртелгән.

Биәрм җирлегендә төзелгән Болгар дәүләте, ислам динен кабул итеп, яһүд динендәге Хәзәргә буйсынып яшәүдән котылган. Биләмәләре бик нык киңәйгән, аңа башкортлар һәм көнбатыш себер төрки кабиләләре дә кертелгән. Болгар дәүләте көнбатышта маҗгар һәм сәкалибә (кыпчак) дәүләти оешмалары белән дә тыгыз мөнәсәбәттә торган. Хәзәрләр руслар тарафыннан туздырылгач, мишәр һәм кыпчак җирләре, Төньяк Кавказ, Кырым һәм аның төньягы Болгар иле йогынтысында калган. Ә инде татар-монголлар тарафыннан буйсындырылгач, Болгар дәүләтенең чикләре бик нык кечерәйгән.

Монгол-татарлар Дәшти Кыпчак дәүләтен төзегәннәр. Соңыннан Алтын Урда дип аталган бу дәүләт эчендә безнең бабаларыбыз үзбәк, казакъ, нугай, башкорт, каракалпак, балкар-карачай, комык, азәрбайҗан, кырым татарларының бабалары белән, хәтта славян һәм фин-угорлар белән якыннан аралашканнар. Ләкин бер халык булып оеша алмаганнар.

Алтын Урда һәм ушкуйниклар басымы астында Болгар шәһәре дәүләтнең башкаласы буларак туздырылган, һәм башкала Казанга күчерелгән. Болгар дәүләте тагын бер гасыр яшәрлек көч алган. Казанда хакимият к-диалектлы болгарлардан казан дип аталган къ-диалектлы җирле халыкка күчкән. Шуңа күрә Казан ханлыгы исемен ала башлаган Болгар иле әле руслар хакимияте астында да күп төрки кабиләләрдән торган болгар халкын элекке чикләрдә берләштереп килгән. Бу халык, милләт булып формалашканда, әкренләп, болгар атамасын татар исеменә алмаштырган.

Шулай итеп, Бөек Болгар, Хәзәр, Биәрм, Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы (Болгар иле) дәүләтләрендә төрле төрки һәм төркиләшкән җирле кабиләләр бер халык булып оешуларын дәвам иткәннәр. Бу традиция Рус дәүләте эчендә дә сүрелдерелмичә алып барылган. Ә инде XIX йөздә алар милләт булып формалашканнар, һәм шул чордан татар этнонимын кабул итү башланган.

Болгар-татарларның җирле халык булып, аның татар дигән атамасының гына читтән килеп керүен күрсәткән тагын бер факт бар. Бу - болгар-татарның күрше халыкларда төрлечә аталуы. Безне марилар әле хәзер дә суас (сюас, суяс) дип, удмуртлар - бигер дип, казакълар - нугай дип, калмыклар мангот дип атыйлар. Болгар дәүләте чорында - болгар, Казан ханлыгы чорында - казан, казанлы яки казан кешесе этнонимнары үзатама буларак теркәлгән. Казан ханлыгы таркалгач, чукындырылган татарлар - керәшен, буйсынырга теләмәгәннәре, башкорт җирләренә китеп, башкорт һәм типтәр этнонимнарын алганнар. Мишәрләр урта диалект вәкилләрен шулай ук татар дип түгел, ә чихай, лөхыр я ногыр дип йөрткәннәр.

Болгарлар формалашу чорына караган тарихи чыганакларда тагын скылы, берсулы, чалматы, сабакуле, тэмтуз, биләр, булар (булумәр), суар, бортас, бесермән, нохрат, каепыч, апаас кебек этнонимнар да кулланылган.

Бу этнонимнарның этимологиясе татарлар составына кергән төрки кабиләләрнең борынгы тамырларын ачык күрсәтә. Мәсәлән, скылы, чалматы, берсулы сүзләрендә -лы/-ты кушымчасы бар. Ул бер әйбернең (затның) нәрсәгә булса да бәйле булуын белдерә. Берсулы, берсуты, берсут сүзләре хәзер дә Татарстандагы елга һәм авыл исемнәрендә сакланган. Скылы, эскиты, скит (русча: скиф; элекке скит ~ скидны скиф дип әйтүдән туган) борынгы сака сүзенә -ты/-лы кушымчасы кушылып ясалган: сакады ~ скыды. Кушымчадагы сакау д ны руслар [ф] дип укыганнар, шуңа күрә скыды этнонимы русча скиф булып кабул ителгән. Төркиләр арасындагы скитлар, кайчандыр көчле булып, барлык башка кабиләләр өстеннән хакимлек иткәннәр, һәм шуңа күрә борынгы грекларның төньяк-көнчыгышындагы кабиләләр греклар өчен скит (скиф) булган.

Су ас сүзе ике өлештән тора: су һәм ас. Ас башка телләргә асы, асе, аз, уз, яс кебек формаларда кергән һәм бик борынгыдан төрки кабиләләрне атау өчен кулланылган аерым этноним буларак та очрый. Бу форма кайбер башка төрки этнонимнар составында да сакланып калган. Мәсәлән: кыргыз, хакас, буртас, язгыр, ясыр. Идел болгарларын да руслар ас (яс) дип атый торган булганнар. Кайбер борынгы грек язмаларында аслар я скиф, я сармат кабиләләре итеп күрсәтелгән. Скиф һәм сармат кабиләләрен бары иран (осетин) телле булганнар дип нигезсез раслау башлангач, асларны да автоматик рәвештә иран телле кабиләләр рәтендә санарга керешкәннәр. Шул ук вакытта асларны алан этнонимы белән дә атап йөрткәннәр. Димәк, аланнар да иран телендә сөйләшкәннәр булып чыга. Тарихны болай бозып күрсәтү төрки телле халыклар Европага бик соң килгәннәр дип раслауны көчәйтү өчен дә эшләнгән.

Тарихи чыганакларны игътибар беләнрәк өйрәнсәк, асларның (аланнарның) төрки телле булулары күренә. Хәтта бу турыда язып та калдырганнар, ас телен печенег теленә тиңләгәннәр. Карачай-балкарлар үзләрен алан дип атыйлар, ә күршеләре аларны борын-борыннан ас (ассия) сүзе белән белдерәләр. Су аслары белән бергә таулы асларның (таулыс) булуы да билгеле. Пермь татарларының борынгы бабалары үзләрен остяк яки иштәк дип атаганнар. Бу этноним кайбер башкорт кабиләләрендә дә очрый. Остяк һәм иштәк сүзләре икесе бер тамырдан (ос = иш), икесендә дә бер үк -тык (хәзерге телдә -лык) кушымчасы бар. XVIII йөз татар галиме Таҗеддин Ялчыгол үзен «болгарлык иштәк» дип йөрткән.

Суас, суар, болгар сүзләре су, елга кешесе дигән сүзләрнең диалектларда төрлечә әйтелеше итеп карала: су, болг (болак) - елга; ас, ар - кеше.

Суас этнонимы татарларда элегрәк үзатама буларак та кулланылган. Казан ханлыгы яулап алынгач, руслар халык исәбен алганда, Казан артында бик күпләр үзләрен суас, сювас, чювас кебек этнонимнар белән атаганнар, ә рус хөкүмәтеннән хезмәт хакы алып эшләүчеләр үзләрен пособный татарин дип яздырганнар. Менә шуннан чыгып, кайбер тарихчылар бу тирәләрдә элек чувашлар күбрәк булган, димәк, Болгар дәүләте дә, нигездә, чувашлардан торган икән дип расларга маташалар. Бу дөреслеккә туры килми, чөнки әүвәл веда дип аталган бу халыкка чуваш, исеме бик соң килеп кергән.

Бу исемнең этимологиясен аңлау өчен, мариларның чувашларны суасламари дип атауларына игътибар итәргә кирәк. Суаслар (болгарларның җирле бабалары) марилар белән гасырлар буе аралашып яшәгәннәр. Суас һәм мари кушылуыннан хәзерге чувашларның борынгы бабалары формалашкан булырга тиеш. Башта алар үзләрен веда дип атаганнар. Веда - борынгы марича су төшенчәсен белдерә торган сүз ул. Руслар - элек, мордвалар хәзер дә чувашларны веда (ветьке) дип атыйлар. Ләкин суас һәм мари кушылуыннан барлыкка килгән халыкта суаслар өстенлек алганнар булса кирәк, чөнки ал арда соңрак веда этнонимы суас сүзе белән алмаштырылган. Бу процессны суас үзатамасының, әкренләп, татар этнонимы белән алмашынуы да тизләткән булырга мөмкин. Суасламариларның, ягъни чувашларның төп өлеше Болгар дәүләтенә кермәгәндер, мөгаен, чөнки чувашларда Болгардан калган эзләр юк дәрәҗәсендә: халык күңелендә болгар легендалары да, гарәп язуы да, мөселман дине дә, болгардагы этнографик үзенчәлекләр дә, дәүләтчелек тә юк. Болар барысы да татарларда гына сакланган.

Суасламариларның Болгар дәүләте эчендә калган өлеше болгар кабер ташларында чуваш теле йогынтысын калдырса да, мөселман динен кабул итеп, болгарлар эчендә йотылып беткән.

Шулай итеп, Идел буйларында Болгар дәүләте төзелгәнче үк яшәгән суаслар башта болгарларны, аннан соң Казан татарларын формалаштыруда актив катнашканнар, шуңа күрә хәзерге татарларны да марилар борынгы исемнәре белән суас дип атыйлар.

Болгар сүзенең килеп чыгышын бик күп галимнәр өйрәнгәннәр, ләкин төгәл генә бер нәтиҗәгә киленмәгән әле. Һәрбер төрки этнонимындагы кебек, аның соңгы өлеше эр//ар "кеше" дигән мәгънәне аңлата. Беренче өлеше болак //болк//болык булса, су, елга мәгънәсен белдерә, балк //балык булса, өй, шәһәр мәгънәсен бирә, былгы//булгы булса, булдыклы дигән сүз була, Идел буендагы болгар дигән кешеләрне руслар Болга буе кешеләре дип аңлаганнар, Иделнең русча атамасы да шуннан алынган булса кирәк.

Тарихи чыганакларга таянып фикер йөрткәндә, болгарларның борынгы төрки бабалары оногурлар безнең эрага кадәр беренче меңъеллыкта ук Кара диңгез буенда, Кырымда яшәгәннәр. Болгар исеме белән мәгълүм булгач, алар безнең эрага кадәр II йөзләрдә әрмән чыганакларында теркәлгәннәр. Бу чорда ук алар Кубан тирәләрендә яшәгәннәр, бер өлеше Әрмәнстанга да күчеп киткән. IV-V йөзләрдә болгарлар һуннар составында телгә алынганнар.

Төрки каһанаты таркалу барышында, 633 елда болгарлар Төньяк Кавказда, каара диңгезнең төньягында Бөек Болгар дәүләтен төзегәннәр. Ләкин ул озын гомерле булмаган. 679 елда гарәп яулары тәэсирендә бу дәүләт таркала башлаган. Моңа, билгеле, Кубрат хан улларының үзара дус булмаулары да тәэсир иткән.

Бер төркем болгарлар, Дунай буйларына китеп, анда яңа Болгар дәүләте төзегәннәр, ләкин, берничә буыннан соң, күпчелекне тәшкил иткән славян кабиләләре арасында ассимиляцияләнгәннәр һәм славян телле болгар халкына әверелгәннәр.

Болгарларның икенче бер төркеме Кавказ таулары арасында сакланып калган һәм хәзер дә балкар, карачай исемнәрен йөртә.

Өченче төркем болгарлар, Каманың Идел белән тоташкан җирләрендә яшәүче кабиләләрне берләштереп, яңа Болгар дәүләте төзегәннәр. Монда инде төрки телле кабиләләр өстенлек алган. 922 елда Болгар дәүләтенә килгән илчелекнең сәркатибе Ибне Фадлан Идел-Болгар дәүләтенең патшасын болгар дип, халыкны сәкалибә дип атаган. Сәкалибә гарәпчә ак йөзлеләр дигән мәгънәне аңлата. Ак йөзлеләр дип кыпчакларны атаганнар. Кыпчак этнонимы үзе үк кыу//кыф//каф тамырыннан ясалган, ул тамыр ак, сары, аккош мәгънәләрендә йөргән, чак өлеше борынгы сак (скиф) кабиләләре исеменә барып тоташа. Кыпчак - ак, сары йөзле саклар дигән сүз.

Болгар дәүләте чорында хәзерге татарларның һәм башкортларның борынгы бабалары бер болгар халкы булып тереклек иткәннәр. Ләкин бу процесс озак дәвам итә алмаган, чөнки, 1236 елда монгол-татарларның басып алулары нәтиҗәсендә, тормыш чәлпәрәмә килгән. Күп кабиләләр, башкорт дигән гомуми исем алып, турыдан-туры Алтын Урда составында калганнар һәм тагын аерымлана башлаганнар. Болгарлар, Алтын Урданың бер өлеше булып, Болгар дәүләтен саклап калганнар. Рус кенәзләре һәм Алтын Урда ханнары тынгылык бирмәгәч, соңрак башкалаларын Казан шәһәренә күчергәннәр.

Бу башкалада къ-диалектта сөйләшүче казан халкы өстенлек алган. Болгар иленең Казан ханлыгы дип аталган чорыннан башлап, рәсми әдәби тел дә урта диалектка нигезләнгән.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008