Белемнәрне ныгыту
1. Сорауларга җавап бирегез.
1) Хәзерге вакытта дөньяда күпме татар исәпләнә?
2) Татарлар кайсы илләрдә яши?
3) Чит илләрдәге татар диаспоралары кайчан формалашкан?
4) Чит илләрдәге татарларның бер-берсе белән аралашырга нинди мөмкинлекләре бар?
5) Чит илдә яшәүче татарлар Татарстан турында мәгълүмат каян алалар?
6) Бөтендөнья татар корылтаеның Башкарма комитеты нәрсә белән шөгыльләнә?
2. Бу фактлар дөресме?
1992 нче елда Татарстан
президенты М.Ш.Шәймиев фәрманы белән татарларны берләштерү максатыннан, Казанда
Беренче Бөтендөнья татар конгрессы үткәрелде.
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Милли җәмгыятьләрне
оештыруның максаты - татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга өлеш
кертү, яшь буында милли тойгылар тәрбияләү һәм татар халкының киләчәген
кайгырту.
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Бүгенге көндә төрле
төбәкләрдә һәм илләрдә 130 дан артык татар милли оешмасы эшли.
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
3. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.
Чит илләр
яшәүче татарлар бер-берсе белән аралашалар,
милли бәйрәмнәр
билгеләп үтәләр, төрки
халыкларн
сәнгате һәм мәдәнияте белән
кызыксынып яшиләр. Татарстан
туганнары,
дуслары белән хатлар язышалар, интернет аша аралашалар. Һәр ил
татар диаспоралары
үзләре
милли җәмгыятьләре бар. Әлеге
милли җәмгыятьләр
оештыру
максаты - татар телен, мәдәният
, гореф-гадәтләр
саклауга өлеш кертү, яшь буын
милли
тойгылар тәрбияләү һәм татар халкы
киләчәген кайгырту.
4. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.
1.
җиде миллионнан татар исәпләнә. 2. Татарстаннан тыш, татарлар Екатеринбург, Оренбург, Пенза, Чиләбе һ.б. өлкәләрдә, БДБ илләрендә, Балтыйк буе һәм яшиләр. 3. Элек татарларның Татарстан, Казан белән булмаган, әмма алар онытмаганнар, балаларына, оныкларына өйрәткәннәр, татар халкы турындагы буыннан-буынга тапшырганнар.Кулану очен сүзләр: дәүләтләрендә, истәлекләрне, элемтәләре, артык, дөньяда, чит илләрдәге, туган телләрен, чит илләрдә.
ТЕСТ
"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008