9.4. Сәламәт килеш озак яшик!
Махсус тикшеренүләр дә, халыкара конференция, симпозиумнар да «хатын-кыз ирләргә караганда ни өчен озаграк яши?» дигән сорауга төгәл генә җавап бирә алмаганнар. Россиядә, әйтик, хатын-кызлар ирләрдән 13 елга озаграк яши. Аларда инфаркт, инсульт кебек авырулар да сирәк була.
Бу сорау галимнәргә әле дә тынгы бирми. Берәүләр, ир-атның гомер кыскалыгы - автоһәлакәтләр, икенчеләр - сугышлар, өченчеләр - авыр физик хезмәт нәтиҗәсе, ди. Кайбер галимнәр, ир-ат исерткеч эчемлекләр белән кирәгенән артык мавыга, шуңа күрә якты дөньядан иртәрәк китә, дип саный. Күп кенә белгечләрне мондый фаразлар да ышандырмый. Шуннан соң машиналар йөрми, сугышлар булмый, авыр физик хезмәтне дә хатын-кызлар башкара торган, исерткеч эчемлекләр дә чамасын белеп кенә эчелә торган җирләргә экспедицияләр оештырыла - анда да хатын-кызлар озын гомерле булып чыга.
Озак тикшерә-өйрәнә торгач, галимнәр, ниһаять, әлеге сергә төшенәләр - сәбәп хатын-кызның генетик яктан өстенлегендә икән. Хатын-кызның җенес гормоннары начар холестеринга каршы тора ала. Бу аларны йөрәк авыруыннан саклый. Британия галимнәре 70 яшьлек хатын-кызның йөрәге 18 яшьлек кыз баланыкы кебек тибә дип раслыйлар.
Хатын-кыз эмоцияләрен эченә җыярга яратмый, стрессларны да җиңелрәк үткәреп җибәрә. Монда күз яше ярдәмгә килә. Бу - нервларны саклауның бик яхшы чарасы. Ә ир-ат түзә, һәм бу эзсез калмый: нерв системасы какшый, кан юллары кысыла, йөрәк тибеше үзгәрә, кан басымы да күтәрелергә мөмкин. Моннан инсультка, инфарктка - бер генә адым.
Тик менә статистика хатын-кызларның буын авырулары белән ешрак авыруларын күрсәтә. Бу хатын-кызларның биек үкчәле туфли киеп йөрүләре белән аңлатыла.
Ирләр күп эчә, шуңа гомерләре кыска диючеләр белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Ләкин эчүчелек белән эчү арасында аерма бар. Франциядә бездән күп эчәләр, хатын-кызлар да кимен куймый. Анда хатын-кызның уртача гомер озынлыгы 82,3 яшь.
Гомумән, французларның озак һәм сәламәт яшәвен шәрабны тәртипле эчү белән аңлаталар.
Галимнәр гомер озынлыгының йокыга да бәйле булуын исбатлаганнар. Алар раславынча, хатын-кыз тәүлегенә - 7-8, ир-ат 8-9 сәгать йокларга тиеш.
Картаю исән-имин яшәгән кешенең һәркайсына киләчәк. Үлемнән котылу чарасы да юк. Бар гомеребездә үз саулыгыбызны иң элек үзебез кайгыртып, табигать законнарына таянып, сәламәт килеш озак яшик! (Вакытлы матбугаттан)
махсус - специальный
төгәл - точно
тынгы бирми - не дает покоя
автоһәлакәтләр - автокатастрофы
фараз - предположение, догадка, гипотеза
җенес гормоннары - половые гормоны
өстенлек - превосходство
какшау - расшатываться
йөрәк тибеше - сердцебиение
буын - сустав
шәраб - вино
табигать - природа
1. Текстны укыгыз.
2. Сорауларга җавап бирегез.
1) Хатын-кызларның ирләргә караганда озаграк яшәвен аңлатуда нинди фаразлар бар?
2) Галимнәр бу хәлнең чын сәбәбен ничек аңлаталар?
3) Ни өчен хатын-кызларда йөрәк авырулары сирәк була?
4) Стрессларны кем җиңелрәк үткәреп җибәрә: ирләрме, хатын-кызлармы?
5) Сез ничек уйлыйсыз: шәраб эчү гомер кыскалыгына сәбәп булып торамы?
6) Сезнеңчә, гомер озынлыгы тагын нәрсәләргә бәйле?
3. Бу фактлар дөресме?
Әйе
| |
Юк
|
Әйе
| |
Юк
|
Әйе
| |
Юк
|
4. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз:
Галимнәр, 70 яшьлек хатын-кызның йөрәге 18 яшьлек кыз баланыкы кебек
, дип раслыйлар.Стресслар аркасында нерв системасы
, кан юллары , кан басымы мөмкин.Хатын-кыз эмоцияләрен
җыярга яратмый.Галимнәр гомер озынлыгының йокыга да
булуын исбатлаганнар.5. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:
сердечные заболевания |
йөрәк тибеше |
кровеносные сосуды | йөрәк авырулары |
кровяное давление | кан басымы |
продолжительность жизни | кан тамырлары |
спиртные напитки | күз яшьләре |
отвечать | исерткеч эчемлекләр |
слезы | җавап бирү |
сердцебиение | гомер озынлыгы |
Тест
Дөрес тәрҗемәне табыгыз