9.2. Чыныккан - чирен еккан

Борынгы Римда бик җылы киенгән бер яшүсмер биленә гаурәтен капларлык кына чүпрәк бәйләгән картны очраткан да:

- Әй, бабай, мондый салкында син ничек туңмыйсың? - дип сораган.

Карт исә сорауга каршы сорау белән:

- Ә син битеңне нигә капламадың? - дигән.

- Салкынга күнеккән бит инде ул.

- Син минем бөтен тәнемне үзеңнең битең шикелле салкынга күнеккән, чыныккан дип уйла, - дигән әлеге карт.

Чыныгу - үзеңдә салкын ярсыткычларга каршы шартлы рефлекслар булдыру ул. Шуңа күрә бу эшне даими алып барырга кирәк. Аяк табаннарын чыныктыру аеруча әһәмиятле, чөнки аерым органнар белән турыдан-туры тоташкан бик күп нервлар нәкъ менә шунда тәмамлана. Табаннарыгыз чыныксын өчен, өйдә, табигать кочагында, пляжда күбрәк яланаяк йөрергә тырышыгыз.

ГДР, Австрия, Финляндиянең кайбер курортларында авыруларны төрле урыннары төрлечә җылытылган һәм салкынайтылган юлдан яланаяк йөртеп дәвалыйлар. Димәк, XIX гасыр азагында яшәгән немец галиме Севастьян Кнейп: «Яланаяк атлаган һәр адым - бер минут артык яшәү ул», дип юкка гына әйтмәгән.

Әлбәттә, тәннең аерым өлешләрен генә түгел, бәлки организмны тулаем чыныктырырга кирәк. Моның өчен саф һава, кояш нурлары һәм су процедуралары бик файдалы.

Саф һавада ешрак булырга тырышыгыз. Әлбәттә, бу вакытта күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк - төрле уеннар уйнарга, физик күнегүләр ясарга, бакчада эшләргә була.

Организмны су белән чыныктыруны иртәнге гимнастикадан соң тәнне юеш сөлге белән ышкудан башлыйлар. Бары шуннан соң гына өскә салкын су сибәргә яки душта коенырга мөмкин. Суның җылылыгы башта 28-30 градус чамасы булсын. Аннан соң аны, көн саен берәр градуска киметә барып, 18 градуска калдыралар. Үзегезне яхшы хис итсәгез, суны тагын да салкынайта аласыз.

Аякларны әле салкын, әле җылы суга тыгып утыру да бик файдалы. Моңа күнеккәч, иртән яланаяк чыклы үләнгә чыгып йөрергә була. Соңрак хәтта кар өстеннән йөрү дә куркыныч түгел.

Кешегә кояш та кирәк. «Кояш кермәгән җиргә табиб керә», дип юкка гына әйтмәгәннәр. Кояш нурлары матдәләр алмашын активлаштыра, рахит авыруын булдырмау өчен кирәкле Д витаминын эшләп чыгаруда булыша, кәефне күтәрә, эшкә сәләтне арттыра. Әмма кояш астында артык озак торырга туры килгәндә, башыгызга киң читле эшләпә киегез яки ак әйбер ябыгыз.

«Чыныккан - чирен еккан», диләр бит. Сәламәтлегегезнең үз кулыгызда икәнен онытмагыз! (Вакытлы матбугатттан)

 

С ү з л е к

яшүсмер - подросток

гаурәт - интимные места

ярсыткычлар - раздражители

даими - постоянно

яланаяк - босиком

гасыр - век

табигать кочагы - лоно природы

тулаем - в целом

чык - здесь: роса

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) «Чыныгу» сүзен сез ничек аңлыйсыз?

2) Ни өчен аяк табаннарын чыныктыру аеруча әһәмиятле?

3) Организмны су белән чыныктыруны нәрсәдән башларга кирәк?

4) «Кояш кермәгән җиргә табиб керә» дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Өйдә, табигать кочагында, пляжда яланаяк йөрмәскә тырышыгыз.
  
Әйе
Юк

2. Организмны су белән чыныктыруны кар өстеннән яланаяк йөрүдән башлагыз.
  
Әйе
Юк

3. Д витамины рахит авыруын булдырмау өчен кирәк.
  
Әйе
Юк

4. Бирелгән сүзтезмәләрне кертеп, җөмләләр төзеп языгыз.

Аяк табаннары, табигать кочагы, кояш нурлары, тәнне ышку, саф һава, эшкә сәләт, матдәләр алмашы.

5. Нокталар урынына тиешле бәйлекләрне куеп языгыз.

iDevice icon

Иртәнге гимнастикадан тәнне юеш сөлге ышкыгыз.

Кояш нурлары рахит авыруын булдырмау кирәкле Д витаминын эшләп чыгаруга булыша.

Кар яланаяк йөрү дә файдалы.

Кояш артык озак торырга туры килгәндә, башыгызга киң читле эшләпә киегез яки ак әйбер ябыгыз.

Терәк сүзләр:  астында, өчен, өстендә, соң, белән

  

Тестлар

Дөрес тәрҗемәне табыгыз

1. яшүсмер
молодежь
подросток
девочка
девушки

2. чыныгу
закаляться
тренироваться
упражняться
ходить

3. табан
стопа
пятка
голень
бедро

4. бил
колено
спина
поясница
грудь

5. юеш сөлге
сухое полотенце
мокрое полотенце
влажное полотенце
мокрая тряпка

6. үлән өстеннән йөрү
ходить по земле
стоять по снегу
ходить по траве
бегать по траве

7. авыруны булдырмау
лечить болезнь
победить болезнь
бороться с болезнью
не допустить болезни

8. матдәләр алмашы
потеря витаминов
потеря крови
обмен веществ
питательные вещества

9. хәрәкәтләнергә
двигаться
не двигаться
бегать
остановиться

10. сөлге белән ышку
обмотать полотенцем
обтереть полотенцем
наложить полотенце
не вытирать полотенцем


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008