8.2. Дәүләт хезмәтендә тел сәясәте

1552 елда Казан ханлыгы көчләп Россиягә кушылдырылганнан соң татарлар дүрт гасыр дәвамында, мөстәкыйль дәүләтчелек һәм татар теленең иң югары дәрәҗәдә кулланылуы хакында хыялланып яшәргә мәҗбүр булалар. Әмма шундый авыр шартларда да, галимнәр күрсәтүенчә, чыганаклары белән турыдан-туры Алтын Урда әдәби теленә барып тоташа торган иске татар теле, рәсми рәвештә булмаса да, дәүләт теле вазифасын үтәвен дәвам итә.

Татар ханлыкларының рәсми теле XV-XVI гасырларда рус-татар мөнәсәбәтләрендә функциональ тел буларак кулланыла. Казан һәм Кырым ханнары ярлыклары, татар ханнарына төрки телле тәрҗемәләре белән җибәрелгән күп санлы дипломатик грамоталар - моңа ачык дәлил. Әлеге тәрҗемә-дубликатлар, шулай ук хан ярлыкларының рус теленә тәҗрибәләре Мәскәү канцелярияләрендәге татар тылмачлары ярдәмендә ясала.

Иске татар теле XVII - XVIII йөзләрдә дә рус дәүләте эчендәге һәртөрле административ язышуларда актив кулланылуын дәвам итә. Татар, башкорт, мишәр старшиналарының генерал-губернаторлыкка язган донесениеләре, крестьяннар исеменнән язылган үтенү-ялварулар (челобитнаялар), күмәк хатлар, һәртөрле юридик документлар һ.б. иске татар телендә языла.

Рус дәүләте эчендә генә түгел, XVII-XVIII йөзләрдә һәм XIX гасырның беренче яртысында Россиянең Көнчыгыш илләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрендә дә иске татар теле зур роль уйный. Рус дәүләте исеменнән Кырымга, Төркиягә, Урта Азия ханлыкларына һәм шулай ук Иран, Һиндстан, Монголиягә җибәрелгән дипломатик документлар бу чорда башлыча иске татар телендә язылалар, чөнки башка төрки телләр белән генетик һәм мәдәни-тарихи туганлык иске төрки телләр белән генетик һәм мәдәни-тарихи туганлык иске татар телен Урал буе, Казахстан һәм Урта Азиядә яшәүче күп санлы төрки телле халыкларга аңлаешлы итә.

Россиянең эчке һәм тышкы сәясәтендә иске татар теленең икенче дәүләт теле вазифасын башкаруы әлеге телне белүче кадрлар әзерләү ихтыяҗын тудыра. Нәтиҗәдә XVIII йөзнең урталарыннан башлап Россиядә татар теле рәсми рәвештә өйрәнелә башлый. Бу вакыттан алып татар теле Казан, Мәскәү, С.-Петербург, Әстерхан, Оренбург, Тобол, Томск, Саратов, Ставрополь һәм Симферополь шәһәрләрендәге дөньяви характердагы гимназия, училище һәм университетларда укытыла.

Татар телен рәсми рәвештә өйрәнү чиновниклар әзерләү өчен генә түгел, татарларны колонизацияләү һәм христианлаштыру максатында да алып барыла. Православие дине миссионерлары халыкларны христиан диненә күчерү эшен аларның телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү аша башкаралар. XVIII гасыр ахырыннан башлап Әстерхан, Тобол, Нижегород, Сембер, Уфа, Оренбург, Самара, Томск, Вятск рухани семинарияләрендә, Казан рухани академиясендә, Нижегород, Пенза, Казан, Чистай, Оренбург, Пермь, екатеринбург, Тобол рухани училищеларында һәм Алтай рухани миссиясендә булачак дини эшлеклеләр татар телен өйрәнәләр.

Барлык халыкларның һәм телләрнең тигез хокуклылыгы идеясе В.И. Ленин хезмәтләрендә һәм большевиклар партиясенең программаларында эзлекле рәвештә дәвам итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1921 елның 25 июнендә татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә дәүләт теле итеп игълан иткән Декрет кабул ителә. Ул татар халкының элек-электән хыялында яшәп килгән теләкләрен тормышка ашыру юлында гаять әһәмиятле адым була һәм дистә елдан артык вакытка сузылган бик кирәкле, ләкин зур каршылыклар белән барган процесска этәргеч бирә. Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Б. Мансуров, аның сәркатибе Т. Гайнуллин, татарстан Халык комиссарлары советы рәисе Сәетгалиев имзалары куелган һәм 11 маддәдән торган Декрет түбәндәге карарларны эченә ала:

  1. барлык дәүләт оешмаларында татар теле мәҗбүри итеп куела. Җәмәгать, кооператив һәм профессиональ оешмалары исә татар телен үз ихтыярлары буенча кертәләр;
  2. бу нигезләмәне планлы һәм тиз арада тормышка ашыру максатында, Татар телен гамәлгә кую Үзәк комиссиясе төзелә, аның карарлары барлык совет оешмалары өчен мәҗбүри итеп куела;
  3. татар телен гамәлгә куюда Мәгариф комиссариаты тарафыннан эшләнгән яңа орфография мәҗбүри итеп санала. Мәгариф комиссариатына шулай ук махсус терминология комиссиясе төзү бурычы куела;
  4. Мәгариф комиссариатына теләгән хезмәткәрләр өчен татар теле курслары ачу эше йөкләнә;
  5. барлык 2 нче баскыч рус мәктәпләрендә теләгәннәр өчен - татар теле, ә татар мәктәпләрендә рус теле укытылырга тиеш була;
  6. үз вакытында ябылган татар мәктәпләрен (дини мәктәпләрдән тыш) ачу;
  7. татар театрларын үстерү бурычы куела.

Шулай ук татар судлары ачу, элемтә өлкәсендә татарча телеграммалар кабул итү, барлык оешмаларның декрет һәм карарларын татар телендә нәшер итү, оемаларда тәрҗемәчеләр бюросы төзү турында да сүз бара. Шулай итеп, татар телен рәсми рәвештә дәүләт теле итеп игълан иткән 1921 елгы Декреттан соң татар телен гамәлгә кертү буенча киң эш җәелеп китә һәм бу процесс иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Бу юнәлештәге эшчәнлек 15 ел чамасы дәвам итә һәм бу елларда татар теленең дәүләт теле сыйфатында кулланылышының нигезләре салына. Татар телен гамәлгә кертү процессы үзгәртеп кору чорында кабатлана.

Җәмгыятьтә 1980 еллар уртасыннан башланып киткән иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни үзгәрешләр, халыкларның милли үзаңы уяну милләт һәм тел сәясәтенең яңа нигезләрен барлыкка китерде. Россия халыкларының күпчелеге, үз телләренең функциональ үсеше дәрәҗәсе белән ризалашмыйча, аны максималь киңәйтергә омтылдылар. Шул омтылыш нигезендә башта элекке союздаш, аннары автономияле республикаларда телләр турындагы Законнар кабул ителеп, аларның бер өлешендә җирле халык теле генә, икенчеләрендә рус теле дә дәүләт теле булып игълан ителде.

1990 елда суверен республика дип игълан ителгән Татарстанда телләр турындагы Закон төзү эше 1989 елдан ук башланса да, әлеге Закон 1992 елның 8 июлендә генә кабул ителде. Аның нигезендә, татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расландылар. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган "Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле сфераларында куллану юллары билгеләнде. 1994 елның 29 июлендә расланган "Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы"нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле сфераларында куллану юллары билгеләнде. 1994 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында "Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы" Законны гамәлгә кую комитеты төзелеп, 1999 елның 7 октябрендә аңа кайбер үзгәрешләр кертелде, Комитет янында 6 комиссиянең: ономастика, халыкны татар теленә өйрәтү мәсьәләләре, рус һәм башка милләт телләренә өйрәтүне камилләштерү, чит телләргә өйрәтү мәсьәләләре, татар телен куллануны тәртипкә салу, компьютер технологияләрендә тел сәясәтен гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча комиссияләрнең нигезләмәләре һәм составлары билгеләнде.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008