7.4. Яшәү - үзе батырлык

Без, адәм балаларына, һәрчак нидер җитми. Ашыгабыз, тормышыбыздан зарланабыз. Кайчак сәламәтлегебез дулкын өстендәге көймә кебек чайкала башлагач кына, уйга калабыз. Шул чакта гына сәламәтлекнең сатып алып булмаслык байлык икәненә инанабыз. Кызганыч, азрак «җан» керүгә, кабат тормыш атына атланып, алга чабабыз, артка борылып карарга да онытабыз. Янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларның, дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр булганнарның моң-зарларын ишетергә вакытыбыз да калмый.

Әйе, ходай берүк исәнлек бирсен. Гарип калу өчен мизгелләр җитә. Шул минуттан кеше өчен башка үлчәмдәге, бөтенләй чит-ят тормыш башлана. Моның ни дәрәҗәдә авыр, ни газап икәнен алар үзләре генә беләдер.

Арабызда яшәүче ярдәмгә мохтаҗларны социаль яклау, аларның күңеленә нур, яшәү дәрте өстәү максатында республикабызда күп эшләр башкарыла. 3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздыру инде традициягә әйләнде. Һәр ел саен бу ункөнлектә инвалидлар өчен төрле чаралар оештырыла. Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музеенда инвалид олы кешеләр һәм инвалид балалар өчен Ачык ишекләр көне уздырыла; Татар дәүләт курчак театрында хәйрия спектакльләре күрсәтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар аквапарк, кинотеатрларга, кафеларга бушлай керә алалар.

Шәһәр һәм районнардагы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре ел саен инвалидлар арасында спорт фестивальләре уздыра. Кайчагында сәламәт кешедә дә булмаган яшәү көче белән дөньядан тәм-ямь табып яшәргә тырышучылар өчен сөйләшергә, аралашырга менә дигән мөмкинлек тә бу ярышлар.

Язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан бу кешеләрнең яшәүләре дә - үзе бер батырлык. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен белергә, түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнә. (Вакытлы матбугаттан)

 

С ү з л е к

адәм баласы - дитя человеческое

дулкын - волна

көймә - лодка

мохтаҗ - нуждающийся в чем-нибудь

мәҗбүр булу - быть вынужденным

гарип калу - остаться калекой

хәйрия - благотворительность

табигать - природа

шәфкатьле - милосердный

язмыш - судьба, доля, участь

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) «Сәламәтлек - иң зур байлык», диләр. Сез ничек уйлыйсыз: без, сәламәт кешеләр, моны аңлыйбызмы?

2) Республикабызда халыкара инвалидлар көне кайчан уздырыла? Бу уңайдан нинди чаралар оештырыла?

3) Сезнеңчә, мондый хәлгә калган кешеләрнең язмышы безне нәрсәләргә өйрәтә?

3. Түбәндәге сүзләрне дөрес итеп укыгыз:

Адәм балалары, һәрчак, сәламәтлек, мохтаҗ, мәҗбүр, гарип, газап, сәнгать, хәйрия, табигать, кадер, шәфкатьле, ямь, дөнья, мөмкинлек.

4. Татарча әйтегез:

Здоровье - это богатство, дети-инвалиды, инвалиды-взрослые, нуждающиеся в помощи, День открытых дверей, Татарский государственный театр кукол, спортивные фестивали.

5. Җөмләләрне дәвам итегез:

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздыру инде традициягә ... .

Һәр ел саен бу ункөнлектә инвалидлар өчен төрле чаралар ... .

Татар дәүләт курчак театрында инвалид балалар өчен хәйрия спектакльләре ... .

Тестлар

 

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1. мөмкинлекләре чикләнгән балалар
умственно отсталые дети
здоровые дети
дети с ограниченными возможностями
больные дети

2. ярдәмгә мохтаҗлар
нуждающиеся в помощи
оказание помощи
скорая помощь
благотворительная помощь

3. өлкән кеше
здоровый человек
больной человек
молодой человек
пожилой человек

4. байлык
здоровье
богатство
болезнь
жизнь

5. шәфкатьле
здоровый
больной
молодой
милосердный

6. гарип калу
ослепнуть
оглохнуть
выздороветь
выздороветь

 

2. Тиешле кушымчаларны һәм сүзләрне куегыз.

1. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар кинотеатрлар... бушлай керә алалар.
-га
-гә
-ка
-кә

2. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен бел... өйрәнә.


-ырга
-ергә

3. Инвалидлар ... төрле чаралар оештырыла.
өчен
белән
турында
буенча

4. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре ел ... инвалидлар арасында спорт фестивальләре уздыра.
буе
буенча
буена
саен


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008