7.2. Бала - бәхет

«Күкләрдә һәм җирдә падишаһлык - Аллаһныкы! Ул теләгәнен яратып барлыкка китерә. Теләгәненә кыз бала бирә, теләгәненә ир бала бирә. Яки аларга ир бала да, кыз бала да бирә һәм теләгәнен үрчемсез итә», диелгән «Әш-Шүрә» сурәсендә (49-50 аятьләр).

Статистика мәгълүматлары буенча, Татарстанда һәр дүртенче гаилә - баласыз. Менә шул сәбәп баласыз гаиләләрне «Гаиләне планлаштыру үзәге» нә китерә дә инде.

Әлеге үзәккә Татарстанда яшәүче ир яки хатын бала табуга бәйләнешле һәртөрле четерекле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала. Биредә барысы да югары һөнәри дәрәҗәдә хәл ителә: лаборатор анализлар ясала, андролог ярдәме күрсәтелә. Табигый дәвалану ысулларыннан тыш, ярдәмче технологик чаралар да киң кулланыла. Мәсәлән, экстракорпораль технология, халыкка ул «пробиркадагы яралгы» буларак таныш.

Үзәктә донорлык программасы да эшли. «Суррогат» аналар хезмәтеннән файдаланучылар аз түгел. Кайсы очракта эшләнә соң бу эш? Әгәр хатын-кызның аналыгы операция юлы белән алып ташланган яки күкәйлекләре сәламәт түгел икән - суррогат аналар ярдәмгә килә дә инде. Аның карынына ир белән хатынның биологик материалы урнаштырыла, ул аны 9 ай күтәреп йөртә, тугач, баланы чын әти-әнисенә тапшыра.

Әгәр суррогат ананың күкәй күзәнәкләре донор буларак кулланыла икән, ул вакытта балада аның тышкы охшашлыгы чагылырга мөмкин. Шуңа күрә бу программага мөрәҗәгать итүче парлар донорның үзләренә охшашрак булганын сайлый. Шунысы мөһим: суррогат аналар соматик һәм генетик яктан сәламәт булырга тиеш.

Әлбәттә, бу эш нотариус тарафыннан расланган килешү нигезендә, аноним рәвештә башкарыла, баланың биологик булмаган әнисе яки әтисе турындагы мәгълүматлар сер итеп саклана.

Бала - бәхет ул. Гаиләләргә тулы бәхет бүләк итүче мондый үзәкләр бик кирәк. (Вакытлы матбугаттан)

 

С ү з л е к

падишаһ (искергән сүз) - государь, повелитель

үрчем - размножение

сәбәп - причина

четерекле - щекотливый

һөнәри - прфессиональный

ысул - способ

яралгы - зародыш, зачаток

хезмәт - здесь:

служба

аналык - матка

күкәйлекләр - яичники

карын - утроба, чрево

охшаш - похожий

мәгълүмат - информация

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) «Гаиләне планлаштыру үзәге»нә кемнәр мөрәҗәгать итә?

2) Әлеге үзәктә нинди дәвалау ысуллары һәм технологик чаралар кулланыла?

3) «Суррогат аналар» хезмәте турында аңлатыгыз.

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Суррогат аналар соматик һәм генетик яктан сәламәт булырга тиеш
  
Әйе
Юк

2. «Гаиләне планлаштыру үзәге»нә баласыз гаиләләр мөрәҗәгать итә.
  
Әйе
Юк

3. Үзәктә табигый дәвалау чаралары гына кулланыла.
  
Әйе
Юк

4. Түбәндәге сүзләрне дөрес итеп укыгыз:

Падишаһ, һәртөрле, һөнәри, мөрәҗәгать, дәвалану, хезмәт, охшаш, мөһим, сәламәт, мәгълүмат.

5. Тексттан файдаланып, бирелгән сүз һәм сүзтезмәләрне татарча әйтегез:

Бездетные семьи, способы лечения, утроба матери, муж и жена, дарить счастье, мальчик, девочка, небеса, здоровые родители.

Тестлар

 

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1. күкләр
земля
небеса
воздуха
вода

2. баласыз гаилә
бездетная семья
многодетная семья
полная семья
неполная семья

3. яралгы
организм
ребенок
зародыш
клетка

4. аналык
сердце
желудок
яичник
матка

5. күкәй күзәнәк
матка
клетка
яйцеклетка
яичник

6. килешү
заявление
справка
договор
обращение

2. Тиешле кушымчаларны һәм сүзләрне куегыз.

1. Татарстанда һәр дүрт... гаилә — баласыз.
-әү
-әр
-нчы
-нче

2. Үзәк... донорлык программасы да эшли.
-тә
-дә
-дан
-тан

3. Суррогат аналар соматик һәм генетик ... сәламәт булырга тиеш.
яктан
ягыннан
буенча
белән

4. Баланың биологик булмаган әнисе яки әтисе ... мәгълүматлар сер итеп саклана.
өчен
белән
турындагы
буенча


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008