6.5. Яшелчәчелек

Яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү - фидакарьләр эше дип әйтү хак сүз. Республикада җиләк-җимеш-яшелчә комплексында 50 мең гектардан артык күпьеллык агач утыртылган бакча үстерелә. Алардан ел саен уртача 95 мең тонна җиләк-җимеш җыеп алына. Җиләк-җимеш бакчаларын тамчылы сугаруга көйләү күздә тотыла.

Концерн питомниклары халыкны үсентеләр белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Алар ел саен 300 мең төп төшле җимеш үсентесе һәм 2 миллион данә җимеш куагы һәм җир җиләге сата. "Масловка" совхозы - иң зур алма бакчасы булган хуҗалыкларның берсе. Аның күпьеллык җиләк-җимеш плантациясе генә дә 713 га мәйданны били. Бу совхоз республикада иң мактаулы, алдынгы хуҗалыклардан санала. Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү-сату концерны шәһәр тирәсендәге һәм районнардагы 24 хуҗалыкны берләштерә. Табышның күп өлеше "Майский", "Весенний", "Нармонка", "Овощевод", "Ворошилов" совхозларына туры килә. Концерн хуҗалыклары кәбестә, кишер, чөгендер белән Мәскәү, Урал, Себер базарларын яулап алдылар. Бу продукциягә булган ихтыяҗның 80 проценты үзебездә җитештерелә. Моңа "Майский" совхозы үзеннән зур өлеш кертә. Ул - Татарстанның горурлыгы. Мәйданы ягыннан ул Мәскәү өлкәсендәге "Московский" хуҗалыгыннан кала Россиядә икенче урында тора. Ә яшелчә үстерүдә яңа технология кертү һәм һәр квадрат метрдан алынган уңыш буенча Россиядә аңа тиңнәр юк.

Бүгенге икътисадый авырлыклар шартларында "Майский" совхозы яшелчә җитештерүне елдан-ел арттыра бара. Мәсәлән, 1990 елда 11 мең 600 тонна яшелчә җитештерелсә, 2000 нче елга бу күрсәткеч 15 мең 300 тоннага җитә. Моңа алар яшелчә үстерүдә яңа технология кертү белән ирешәләр. Мондый ысул белән эшләү уңышны кискен арттыру белән беррәттән, экологик чиста продукция җитештерергә мөмкинлек бирә.

"Майский" совхозы яшелчәләрнең бәясен кискен күтәрми. Аны күпчелек халык сатып алырлык итеп калдыра.

Совхозда хәзер петрушка, сельдерей, укроп кебек аш тәмләткечләре үстерүнең яңа технологиясе үзләштерелеп килә. Димәк, халык ел әйләнәсендә аш тәмләткечләре белән тәэмин ителәчәк. (Газетадан)

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) "Яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү - фидакарьләр эше" дигән җөмләне аңлатыгыз.

2) Республикада ел саен күпме җиләк-җимеш җыеп алына?

3) Концерн питомниклары ел саен күпме үсенте, куак һәм җир җиләге сата?

4) Концерн ничә хуҗалыкны берләштерә?

5) Яшелчә, җиләк-җимеш концернына нинди хуҗалыклар керә?

6) Концерн хуҗалыклары нәрсәләр җитештерә?

7) Текстан чыгып "Масловка" совхозын тасвирлагыз.

8) Икътисадый авырлыклар шартларында "Майский " совхозы ничек эшли? Нинди ысуллар кулланалар?

9) Совхозда яңа технология нигезендә тагын нәрсәләр үстерелә?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon

1. Концерн хуҗалыклары кәбестә, кишер, чөгендер белән Мәскәү, Урал, Себер базарларын яулап алдылар.

  
Әйе
Юк

2. "Майский" совхозы яшелчә үстерүдә яңа технология кертү һәм һәр квадрат метрдан алынган уңыш буенча Россиядә иң соңгы урында.
  
Әйе
Юк

3. "Майский" совхозы яшелчәләрнең бәясен кискен күтәрде.
  
Әйе
Юк

4. Сүзләрдә хаталы аффиксларны табыгыз:

фидакарълар
җимеш куагы
концерн питомникларындан
җиләк-җимеш плантациясе
совхоз үзендән
яшелчә җитештерүны арттыра бара
мәйданы ягындан
яңа технология белән ирешәлар



5. Сүзләрдә тартым кушымчаларын куегыз:
iDevice icon
алма бакча , хуҗалыкларның бер , җиләк-җимеш плантация , концерн хуҗалыклар , "Майский" совхоз , Татарстанның горурлы , аш тәмләткечләр , үстерү технология .
  

6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

IDevice Question Icon
Бу совхоз республикада иң алдынгы хуҗалыклардан санала.
  
Этот совхоз в республике считается одним из самых образцовых.
Этот совхоз в республике считается одним из передовых.
Этот совхоз в республике считается одним из лучших.

7. Бирелгән сүзләрнең антоним парларын табыгыз:

хак, күпъеллык, зур, табыш, күп, яңа, юк, кертү, арттыру, чиста.

8. Арттыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар кергән җөмләләрне табыгыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008