5.3. Реклама

Хәзерге заман бизнесында реклама - маркетингның иң куәтле чараларының берсе. Рекламадан киң куллану товарлары һәм уникаль товарлар чыгаручы фирмалар; файдалы казылмалар чыгаручы һәм җитештерү средстволары эшләүче фирмалар; коммерция белән шөгыльләнмәүче оешмалар: музейлар, университетлар файдалана. Реклама кино артистларына һәм язучыларга, табибларга һәм реклама агентлыкларының үзләренә кирәк.

Реклама ул - кулланучыларга мөрәҗәгать итү. Рекламаның максаты - фирма товарлары һәм хезмәт күрсәтүләренә кулланучыларның игътибарын җәлеп итү һәм аларга ихтыяҗны күтәрү. Рекламаның үзенчәлеге шунда, ул шәхсән нинди дә булса кулланучыга түгел, кулланучыларның билгеле бер даирәсенә юнәлтелә. Киң халык массаларының соравын канәгатьләндерә торган товар (теш пастасы, сабын, ашамлык продуктлары) булса, бу бөтен ил халкы булырга мөмкин. Кулланучылар даирәсе дә бик киң, әмма чикләнгән була ала (мәсәлән, косметика кебек товарлар өчен). Товар тар максатлы юнәлешкә ия булырга мөмкин (мәсәлән, тау казылмалары чыгару сәнәгате өчен җиһазларны рекламаганда). Әмма барлык очракларда да рекламаның бурычы - билгеле бер төркемдә мөмкин кадәр күбрәк кулланучыларга дөрес юл табу.

Реклама өчен зур акчалар кирәк. Алар бушка әрәм булмасын өчен, фирма үзенең рекламага кагылышлы маркетинглык карарларын бик җентекләп уйларга тиеш.

Реклама кулындагы чаралар бик күп төрле: бу - газета-журналларда бирелгән белдерүләр, радио һәм телевидение, реклама щитлары, плакатлар һәм вывескалар, сувенирлар, календарьлар, каталоглар һәм белешмәләр. Рекламаның төрле нәтиҗәлелеккә ия.

Фирманың реклама эшчәнлеге реклама эшләүче фантазиясе өчен зур мөмкинлек бирә. Аның "коралы" - рекламаның күләмнәре һәм төсе,формасы һәм иллюстрацияләре, эчтәлеге һәм стиле.

Рекламаны юмор стилендә дә, мәсәлән, киң танылган комедия фильмнары персонажларының сурәтләре белән бирергә мөмкин. Кайбер товарлар романтик стильдә әйбәт рекламалана.

Реклама теләсә нинди була ала дип уйларга ярамый. Реклама бизнесының үз профессиональ алымнары, "серләре" һәм кагыйдәләре бар. Биредә, һәртөрле башка бизнестагы кебек үк, тотрыклы уңыш - очраклылык нәтиҗәсе түгел, ә базар законнарын белүгә нигезләнгән исәпләүләр нәтиҗәсе. Әйбәт реклама кулланучының үз-үзен тотышын аңлауга нигезләнә һәм билгеле бер таләпләргә җавап бирә.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Нәрсә ул реклама?

2) Нәрсәне рекламаларга мөмкин?

3) Рекламаның төп максаты нинди?

4) Рекламадан кемнәр файдалана?

5) Реклама нинди булырга тиеш?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Рекламаны юмор стилендә дә бирергә мөмкин.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Реклама базар законнарын белүгә нигезләнгән исәпләүләр нәтиҗәсе.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Реклама өчен күп акча кирәкми.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.

iDevice icon

Реклама ул - кулланучылар мөрәҗәгать итү. Реклама максаты - фирма товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре кулланучылар игътибарын җәлеп итү һәм аларга сорауны күтәрү. Рекламаның үзенчәлеге шунда, ул шәхсән нинди дә булса кулланучы түгел, кулланучылар билгеле бер даирәсенә юнәлтелә. Әмма барлык очракларда да рекламаның бурычы - билгеле бер төркем мөмкин кадәр күбрәк потенциаль кулланучылар дөрес юл табу.

  

5. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез: максат, бурыч, таләпләр, уңыш, кулланучы.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008