4.4. Автомобильләр

Автомобиль сәнәгате - машина төзелешенең әйдәп баручы өлкәләренең берсе. Аның төп бурычы - автомобиль транспорты челтәрен үстерү һәм камилләштерү. Хәзерге җәмгыятьне автомобильләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Автомобильләр тормышыбызның барлык тармакларында киң файдаланыла: урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, төзелеш сферасы, пассажирлар ташу, ял итү һ.б. Дөньяда ел саен 42 млн. җиңел машина, 5 млн. автофургон, 1,5 млн. йөк машинасы, 240 мең автобус җитештерелә. Автомобиль конструкцияләре шактый катгый кагыйдәләр буенча эшләнә. Бу кагыйдәләр җәмгыять, автомобиль хуҗасы һәм җитештерүче тарафыннан билгеләнә. Җәмгыять автомобильнең экологик яктан чиста, кешеләр өчен куркынычсыз булуы өчен көрәшә; машина иясе аның уңайлы, эстетик таләпләргә җавап бирүенә игътибар итә; җитештерүче бу таләпләрне үтәргә, машинаның үзбәясен мөмкин кадәр түбән итәргә тырыша.

Безнең республикабызда бүгенге көндә автомобиль җитештерүче берничә завод бар. Аларның иң егәрлесе - Кама автомобиль заводы, ягъни КамАЗ. Бу завод - Россия Федерацияседәге иң эре автомобиль корпорациясе. «КамАЗ» компаниясенә 96 предприятие керә, алар арасында «Туймазы автобетоновозов заводы», «НЕФАЗ» (Нефтекамск шәһәре) һәм «Автоприцеп-КАМАЗ» (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар. Атаклы Дакар кроссларында да безнең КамАЗлар - билгеле машина. Бу завод прицеплар, автобуслар, тракторлар, двигательләр җитештерү белән шөгыльләнә. Алабуга шәһәрендәге ЕлАЗ да - машина төзелеше өлкәсендә үз урынын тапкан завод. Анда төрле заманча технологияләр ярдәмендә, чит ил машина заводлары белән берлектә автомобильләрләр өчен махсус техника һәм сәнәгатьнең нефть-газ тармагы өчен җиһазлар җитештерелә. Хәзерге көндә бу территориядә "Алабуга" экономик зонасы төзелде.

 

С ү з л е к

өлкә - область

челтәр - сеть

җәмгыять - общество

тармак - отрасль

хуҗалык - хозяйство

җитештерү - производство

катгый - строгий

куркынычсыз - безопасный

үзбәя - себестоимость

егәр - мощь

берлектә - совместно

махсус - специальный

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Автомобиль сәнәгатенең төп бурычы нинди?

2) Автомобильләр кайсы өлкәләрдә кулланыла?

3) Автомобильләр нинди кагыйдәләр буенча эшләнә?

4) Татарстан республикасында нинди автомобиль заводлары бар?

5) Аларда нинди машиналар җитештерелә?

6) Автомобиль сәнәгате республикабыз икътисады өчен нинди әһәмияткә ия?

3. Бу фикер дөресме?

IDevice Question Icon
1. Автомобильләр урман хуҗалыгында актив файдаланыла.
  
Әйе
Юк

2. Автомобильләр җитештерүче теләге буенча гына эшләнә.
  
Әйе
Юк

3. ЕлАЗда йөк машиналары эшләп чыгарыла.
  
Әйе
Юк

4.  Түбәндәге җөмләдә күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз, алар ничек атала?

iDevice icon

Алабуга шәһәр дәге ЕлАЗ - машина төзелеш өлкә дә үз урын тапкан завод.

  

5.  Җиңел машина, экспорт, хуҗалык, җитештерү сүзләре белән җөмләләр төзегез. 

ТЕСТ

 

1. 1,5 млн. ничек укыла?
бер һәм биш млн.
ярты млн.
бер бөтен ярым млн.
бер бөтен уннан биш млн.

2. Хәзерге җәмгыятьне автомобильләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
өндәү җөмлә
инкарь җөмлә
юклык формалы җөмлә
ким җөмлә

3. Урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы сүзтезмәләре изафәнең кайсы тибына карый?
беренче
икенче
өченче
бу изафә бәйләнеше түгел

4. 240 мең саны нинди төзелешле?
гади
ясалма
тезмә
кушма

5. КамАЗ прицеплар, автобуслар, тракторлар, двигательләр җитештерү белән дә шөгыльләнә.
тиңдәш исемнәр
тиңдәш түгел сүзләр
тигез исемнәр
бердәй исемнәр

6. Җәмгыять сүзендә ничә аваз, ничә хәреф?
8 хәреф, 7 аваз
7 хәреф, 7 аваз
7 хәреф, 8 аваз
8 хәреф, 8 аваз

7. Алабуга шәһәрендәге ЕлАЗ да – машина төзелеше өлкәсендә үз урынын тапкан завод.
ия
хәбәр
тәмамлык
аергыч

8. КамАЗда нинди машиналар җитештерелә?
BMW
ЗИЛ
Камаз
УАЗ

9. Безнең нинди алмашлык?
сорау
зат алмашлыгы
күрсәтү алмашлыгы
тартым алмашлыгы

10. Түбән сүзенең антонимы кайсы?
югары
кечкенә
зур
биек


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008