4.2. Авиация

Республикабызның һәм башкалабызның сәнәгать үсеше С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсенең үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Берләшмә төзелү Казан шәһәрен эре индустриаль үзәккә әверелдерде. Бу берләшмә илебезнең авиация сәнәгате тарихында үзенчәлекле урын тота. Галимнәр, конструкторлар, очучылар, уннарча мең югары квалификацияле эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте аркасында бу предприятие Россиядә иң алдынгылар рәтенә керде. Бүгенге көндә Татарстанның киләчәген, алга китешен авиация сәнәгатеннән, ә икътисадын авиатөзүчеләрнең өлешеннән башка күз алдына да китереп булмый.

Конструкторлар бюросында туган һава лайнеры завод стапельләрендә "җан ала". Казан авиация заводының язмышы Туполев һәм Ильюшин конструктор бюролары белән тыгыз бәйләнгән. Самолетларга гади караш аша Казан авиация заводы коллективының профессионализмы һәм осталыгы турында фикер йөртергә мөмкин.

90 нчы еллар уртасында әлеге берләшмәдә заман таләпләренә җавап бирүче Ту-214 пассажир самолетының яңа сериясе чыгарыла башлады. Бу самолет олыгайтылган люклы йөк версияле Ту-214 С һәм "Салон" вариантлы Ту-214 самолетлары белән тулы бер авиалайнер гаиләсен тәшкил итә. Ту-214 самолеты "Россия" Дәүләт транспорт компаниясендә һәм "Дальавиа", "Трансаэро", "Крас Эйр" авиакомпанияләрендә зур кызыксыну уятты.

Ту-214 самолеты башка авиалайнерлар белән беррәттән 2015 елга кадәрле төзелгән Россиянең авиатөзелеш үсеше буенча федераль программасына кертелде. Ә бу әлеге машинаны камилләштерү һәм модернизацияләү дәвам итәчәк дигән сүз.

Казанда эшләнгән пассажир лайнерлары Хабаровскидан Мәскәүгә, Петропавловск-Камчатск, Япония, Корея, Монголия, Кытай, Һиндстан, Испания, Италия, Израиль, Чехия, Хорватия, Тайландка рейслар ясый. 2001 елның 11 февралендә Ил-62 самолеты Казан-Каһирә маршруты буенча беренче халыкара чартер рейсын ясады. 2006 елда завод "Милли казаныш - 2006" Бөтенроссия конкурсында лауреат исеменә лаек булды. Бу премия ил үсеше тарихына үзенчәлекле өлеш керткән дәүләт эшлеклеләренә бирелә.

Хәзерге көндә башкалабызда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты (элеккеге Казан авиация институты), Казан авиация техникумы көчле белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә. Кыскасы, авиациянең республика һәм ил сәнәгатендә тоткан урыны бик тотрыклы, киләчәге ышанычлы.

 

С ү з л е к

сәнәгать - промышленность

берләшмә - объединение

хезмәткәр - сотрудник

таләп - требование

камилләштерү - совершенствование

эшлекле - деятель, деятельный

белгеч - специалист

тотрыклы - прочный

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) С.П. Горбунов исемендәге завод нинди продукция эшләп чыгара?

2) Авиация үсеше кемнәр кулында ?

3) Ту-214 самолеты кайсы авиакомпанияләрдә файдаланыла?

4) Заводның киләчәге турында нинди прогнозларыгыз бар?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсе - самолетлар эшләп чыгаручы бердәнбер оешма.
  
Әйе
Юк

2. Казан дәүләт техника университеты А.Н.Туполев исемен йөртә.
  
Әйе
Юк

3. Авиация - илебез сәнәгатенең көчле, әйдәп баручы тармакларыннан берсе.
  
Әйе
Юк

4. Тексттан тартым категорияле исемнәрне язып алыгыз һәм анализлагыз.

5. Текстның кыскача планын төзегез.

ТЕСТ

1. Сәнәгать сүзенең тәрҗемәсе?
промышленность
экономика
общество
политика

2. Авиатөзүче нинди сүз?
тамыр
ясалма
кушма
парлы

3. 2001 елның 11 февралендә сүзтезмәсендә саннар нинди?
чама
тәртип
микъдар
бүлем

4. Камилләштерү һәм модернизацияләү кайсы сүз төркеменә керә?
исем
фигыль
рәвеш
исем фигыль

5. Хезмәткәрләр сүзенең тамыры кайсы?
хезмәт
хезмәткә
хезмәткәр
хезмәткәрлә

6. Бүгенге көндә Татарстанның киләчәген, алга китешен авиация сәнәгат...ннән башка күз алдына да китереп булмый.
– ы
– е
– ә
– се

7. Казанда эшләнгән пассажир лайнерлары
сыйфат
үткән заман хикәя фигыль
фигыль
үткән заман сыйфат фигыль

8. Очучы сүзендәге – чы кушымчасы нинди кушымча?
кушымча түгел
яңа сүз ясый
сүз формасын үзгәртә
иркәләү-кечерәйтү кушымчасы

9. Иң алдынгылар
кисәкчә
күрсәтү алмашлыгы
рәвеш
бәйлек

10. Республиканың сүзенә беренче зат күплек сандагы тартым кушымчасы ялгарга кирәк.
– ыбыз
– быз
– без
– гыз


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008