4.1. Энергетика

Энергетика Россия сәнәгатенең иң мөһим секторларының берсе булып тора. Ул тулаем милли продукциянең иң эре чыганагы һәм икътисадның бөтен өлкәләрен системалаштыручы төп элементы.

Казанда һәм Казан губернасында 1896 елда беренче даими агымлы электр станциясе ачылу энергетика үсешенә этәргеч була. Әлеге электр станциясе 1899 елның 18 ноябрендә җибәреләчәк электр трамвае өчен махсус төзелә. 1897 елның июнендә Казан шәһәре электр белән яктыртыла башлый. Революциягә кадәр Казанның электр белән тәэмин ителеш буенча Россия шәһәрләре арасында беренче унлыкка керүе билгеле.

Энергетиканы Татарстан Республикасының иң тиз үсә торган өлкәсе дип атарга мөмкин. Аның эшчәнлеге халыкның муллыгына, предприятияләрнең конкурентлылыгы, рентабельлелегенә һәм төбәкнең тулаем социаль-икътисади үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Бүген Татарстанда энергетика кластеры оешып килә, ул Республиканы җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өчен кирәк булган бөтен төр эшчәнлекне үз эченә ала.

Татарстан энергетика системасына «Татэнерго» ААҖ составына керүче оешмалар белән беррәттән республика территориясендә эшчәнлек алып баручы башка дәүләт энергетика объектлары да керә. Барлык оешмалар бердәм диспетчерлык һәм җитештерү-хуҗалык идарә итү системасы белән тоташтырылган.

«Татэнерго» ААҖ республикабызның җылылык һәм электр энергиясен эшләп чыгаручы төп оешмасы булып тора. «Татэнерго» ААҖ холдингы составына түбәндәге оешмалар керә: «Генерирующая компания» (җылылык һәм электр энергиясен эшләп чыгару) ААҖ; «Сетевая компания» (электр энергиясен тапшыру һәм бүлү) ААҖ; «Энергосбыт» оешмасы (энергия сату эшчәнлеге); «Казанская теплосетевая компания» ААҖ, «Набережночелнинская теплосетевая компания» ААҖ, «Уруссинские тепловые сети» (җылылык энергиясен тапшыру) ҖЧҖ һәм энергетика җиһазларын төзекләндерү буенча хезмәт күрсәтү оешмалары "Инвент" ҖЧҖ, «Камэнергоремонт-холдинг» ҖЧҖ, «Татэнергоремонт» ҖЧТ, «Татэнергоспецремонт» ААҖ. Шулай ук Татарстан энергетика кластеры составына элемтә һәм мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче "ТатАИС энерго" ҖЧҖ һәм «Таткоммунэнерго» ААҖ, «Татсельжилкомхоз» муниципаль оешмалары да керә.

Казан дәүләт энергетика университеты, Казан энергетика техникумы, һ.б. кайбер шундый уку йортларының энергетика өлкәсе өчен белгечләрне әзерләүдә, аларның белемен арттыруда, квалификациясен күтәрүдә рольләре бик зур.

 

С ү з л е к

Автоматизация - автоматлаштыру
- ионитных фильтров - ионитлы фильтрларны автоматлаштыру
- осветлительных фильтров - яктырту фильтрларын автоматлаштыру

Анализ - анализ
- топливоиспользования - ягулык кулану анализы
- кристаллооптический - криссталлооптик анализ
- химический - химик анализ

Баланс - баланс, тигезлек
- мощностей - көч балансы, тигезлеге
- питательной воды котлов - туклыклы су казаны
- материальный - материаль баланс
- тепловой - җылылык балансы
- водный - су балансы
- солевой - тоз балансы
- паровой - пар балансы
- энергетический - энергетик баланс,

Бандаж рабочих лопаток - эш көрәкләренең кыршавы
- конический - конуссыман кыршау
- ленточный - тасмасыман кыршау
- цилиндрический - цилиндрик кыршау
- интегральный - интеграль кыршау

Балансировка - баланслау, тигезләү
- динамическая - динамик тигезләү
- статическая - статик тигезләү

Балласт топлива - ягулык балласты

Вакуум - вакуум, бушлык
- предельный - чик вакуум
- экономический - икътисади вакуум

Валовый ‑ тулаем

Вал турбины - турбина валы

Вещества - матдә
- взвешенные - үлчәнгән матдә
- грубодисперсные - катыдиперс/тупасдисперс матдә

Вибрация - вибрация, калтырау, тирбәнеш
- рабочих лопаток - эш көрәгенең вибрациясе, тирбәнеше
- турбоагрегата масляная - май турбоагрегатының вибрациясе, тирбәнеше
- паровая - дым вибрациясе, тирбәнеше

Водоснабжение - су белән тәэмин итү
- оборотное - әйләнештәге су белән тәэмин итү
- горячее - кайнар су белән тәэмин итү
- холодное - салкын су белән тәэмин итү

Выключатель предохранительный - саклагыч өзгече

Гидроэлектростанция - гидроэлектростанция, су электростанциясе

Глубина выгорания ядерного топлива - атом-төш ягулыгының яну тирәнлеге

Горение - яну
- капель жидкого топлива - сыек ягулык тамчылары януы
- угольных частиц - ташкүмер кисәкләре януы

Градирня - градирня, суыткыч

Давление - басым

Дымовая труба - төтен торбасы

Единая энергетическая система - бердәм энерго система

Зазор - аралык, ара, ярык

Зона - зона, чик
- свободного режима АЭС - АЭС ирекле режимы зонасы
- строгого режима АЭС - АЭС каты режим зонасы
- поверхности теплообмена - җылылык алмашу өслеге зонасы
- активного горения топлива - ягулык яну активлыгы зонасы
- максимальной теплоемкости - җылысыешлылыкның максималь чиге

Котел - казан
- барабанный - барабан казаны
- водотрубный - су торбасы казаны
- отопительный - җылыту казаны
- энергетический - энергетика казаны

Масло турбинное - турбина мае

Мощность - көч
- вентиляции - вентиляция көче
- внутренняя - эчке көч
- максимальная - максималь көч
- электрическая - электр көче
- эффективная - эффектив көч

Напряжение - көчәнеш
- допускаемое - рөхсәт ителгән көчәнеш
- температурное - температура көчәнеше

Нагрузка - йөкләмә, йөкләнеш
- частичная -өлешчә йөкләмә
- тепловая - җылы йөкләнеше
- критическая - критик йөкләнеш
- энергосистемы - энергосистема йөкләмәсе

Напор - этем, басым
- температурный - температура бысымы
- насоса - насос басымы

Оборудование - җиһаз
- основное - төп җиһаз
- вспомогательное - өстәмә җиһаз

Показатели - күрсәткечләр
- качества энергии - энергия сыйфаты күрсәткече
- качества воды - су сыйфаты күрсәткече

Продолжительность - дәвамлылык, озынлылык, вакыт
- отопительного сезона - җылылык сезоныныҗ озынлыгы

Производство - җитештерү
- электроэнергии - электр энергиясе җитештерү

Парогенератор - пар генераторы

Расширитель - киңәйткеч

Расход - чыгым, сарыф

Сервис - хезмәт күрсәтү

Труба - торба, көпшә

Теплоснабжение - җылылык белән тәэмин итү

Теплоэлектроцентраль - җылылык электр үзәге

Теплообмен - җылылык алмашу

Топливо - ягулык
- условное - шартлы ягулык
- органическое - органик ягулык
- ядерное - атом-төш ягулык
- твёрдое - каты ягулык
- жидкое - сыек ягулык
- газообразное - газсыман ягулык

Щит управления - идарә калканы

Щелочность воды - суның селтелелеге

Энергосистема объединённая - берләшкән энергетика системасы

Эрозия - ашалу

Электростанция - электр станциясе
- тепловая - җылылык электр станциясе
- гидравлическая - гидравлик электр станциясе
- государственная районная - дәүләт, район электр станциясе

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Энергетика дәүләттә нинди роль уйный?

2) Татарстан территориясендә энергетика үсешенә этәргеч булып нәрсә тора?

3) Революциягә кадәр Казан Россия шәһәрләре арасында кайсы яктан таныла?

4) Татарстан Республикасы энергетика системасы оешмалары нәрсә белән тоташтырылган?

5) Республикабызның нинди оешмасы җылылык һәм электр энергиясен эшләп чыгаручы төп оешма булып тора?

6) Нинди уку йортларының энергетика өлкәсе өчен белгечләрне әзерләүдә, аларның белемен арттыруда, квалификациясен күтәрүдә рольләре бик зур?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Казанда һәм Казан губернасында 1896 елда беренче даими агымлы электр станциясе ачылу энергетика үсешенә этәргеч була.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Казанда беренче электр станциясе 1899 елның 18 ноябрендә җибәреләчәк метро өчен махсус төзелә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. 1897 елның июнендә Казан губернасы тулысынча электр белән яктыртыла башлый.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Революциягә кадәр Казан электр белән тәэмин ителеш буенча Россия шәһәрләре арасында беренче унлыкка керә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

5. «Татэнерго» ААҖ Россиянең җылылык һәм электр энергиясен эшләп чыгаручы төп оешмасы булып тора.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетерегез. 

iDevice icon
1. Шуңа күрә нефть химиясе Татарстан киләчәге, даны. 2. Әмма әлегә республика күкертле нефть эшкәртү күләмнәр арттыру кирәк. 3. Химия, нефть химия , ягулык сәнәгате , электр энергетикасы артка чигенү 1995 елда туктатыла. 4. БДБ илләре товар чыгару 190,6 млн. доллар, чит илләргә чыгарылган төп продукцияләр нефть - 63,5%, ясалма каучук - 5,6%.
  

5. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзне языгыз. 

iDevice icon

1. Энергетиканы Татарстан Республикасының иң тиз торган өлкәсе дип атарга мөмкин. 2. Аның халыкның муллыгына, предприятияләрнең конкурентлылыгы, рентабельлелегенә һәм төбәкнең тулаем социаль-икътисади турыдан-туры йогынты ясый. 3. Бүген Татарстанда энергетика кластеры килә. 4. Ул Республиканы җылылык һәм электр энергиясе белән итү өчен кирәк булган бөтен төр эшчәнлекне үз эченә ала. 5. Шулай ук Татарстан энергетика кластеры составына элемтә һәм информацион технологияләр белән тәэмин итү белән "ТатАИС энерго" ҖЧҖ һәм «Таткоммунэнерго» ААҖ, «Татсельжилкомхоз» муниципаль да керә.

Ф а й д а л а н у ө ч е н с ү з л ә р: шөгыльләнүче, эшчәнлеге, оешып килә, үсешенә, тәэмин итү, оешмалары, үсә торган.

  

6. Билгеләнгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

iDevice icon

1. Энергетика Россия сәнәгатенең иң мөһим секторларының берсе булып тора. 2. Ул тулаем милли продукциянең иң эре ( ) чыганагы һәм икътисадның бөтен ( ) өлкәләрен системалаштыручы төп элементы. 3. Казанда һәм Казан губернасында 1896 елда беренче даими ( ) агымлы электр станциясе ачылу ( ) энергетика үсешенә этәргеч була. 4. Энергетиканы Татарстан Республикасының иң тиз ( ) үсә торган өлкәсе дип атарга мөмкин. 5. Аның эшчәнлеге халыкның муллыгына ( ), фәкыйрьлегенә, төбәкнең тулаем социаль-икътисади үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. 6. Уку йортларының энергетика өлкәсе өчен белгечләрне әзерләүдә, аларның белемен арттыруда ( ), түбәнәйтүдә, киметүдә, квалификациясен күтәрүдә рольләре бик зур.

  

ТЕСТ

Мәгънәсе ягыннан туры килүче сүзне сайлагыз.

1. Энергетика Россия сәнәгатенең иң ... секторларының берсе булып тора.
белемле
мөһим
өметле

2. Ул тулаем милли продукциянең иң эре ... һәм икътисадның бөтен өлкәләрен системалаштыручы төп элементы.
чыганагы
өлеше
кисәге

3. Казанда һәм Казан губернасында 1896 елда беренче ... агымлы электр станциясе ачылу энергетика үсешенә этәргеч була.
бердәм
даими
тиз

4. 1897 елның июнендә Казан шәһәре электр ... яктыртыла башлый.
аркылы
аша
белән

5. Энергетика кластеры республиканы җылылык һәм электр энергиясе белән ... өчен кирәк булган бөтен төр эшчәнлекне үз эченә ала.
тәэсир итү
тәэмин итү
эшләү

ТЕСТ

Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1. освещается электричеством.
электр белән яктыртыла
электрдан яктыртыла
электр хәтле яктыртыла

2. социально-экономическое развитие.
социаль-сәяси керем
социаль- икътисади эшчәнлек
социаль-икътисади үсеш

3. продолжительность отопительного сезона.
җылылык сезонының озынлыгы
җылылык белән тәэмин итү
электр энергиясе җитештерү

4. ремонт оборудования.
өстәмә җиһаз
җиһазларны төзекләндерү
саклагыч өзгече

5. глубина выгорания ядерного топлива.
җылылык алмашу өслеге зонасы
энергия сыйфаты күрсәткече
атом-төш ягулыгының яну тирәнлеге


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008