2.4. Татар сәнгате

Сәнгать - халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә күпчелек очракта халык тарихын һәм хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр, танып беләләр. Мәсәлән, борынгы Римның Помпей хәрабәләрендәге һәм башка корылмаларындагы бизәкләрне, японнарның декоратив сәнгатен, кытай савыт-сабаларын, Иран келәмнәрен бөтен дөнья сокланып карый һәм бу милләтләр белән иң элек шулар аркылы таныша.

Татар халкының сынлы сәнгате бизәү һәм сырлаудан тора. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Чабата үрү, чыпта тукудан башлап, катлаулы сарайлар салуга кадәр һәркайсында халыкның иҗади зәвыгы чагылган.

Сынлы сәнгать осталарын 1892 елда оешкан Казан сәнгать мәктәбендә (1901 елдан Казанның татарлар яшәми торган Грузин, хәзерге К.Маркс урамында урнашкан) әзерлиләр.

Республикада халык сәнгате мәсьәләләре белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Дәүләт музее шөгыльләнә.

Сынлы сәнгать нәкыш, скульптура, графика, коручылык һәм архитектура төрләренә бүленә. Татар дөньясында Исмәгыйль Гайнетдинов (Мәскәүдәге авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең Татарстан павильоны авторы), монументаль нәкыш остасы Чыңгыз Әхмәров (М.Җәлил исемендәге татар дәүләт Опера һәм балет театры фойесындагы панно авторы), һәйкәлче Садри Ахун (Тукай һәйкәле), рәссамнар Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Абрек Абзгильдин һ.б. - билгеле исемнәр.

Халык тарихының һәм мәдәниятенең рухи һәйкәле булып саналган музыка сәнгате дә игътибарга лаек. Музыка үсеше һәрвакыт җәмгыять үсеше белән бәйләнештә барган. Шуңа күрә һәр чорның үзгәреп торучы үз музыка теле, жанрлар системасы бар. Бу төр сәнгать үсеше Болгар чорыннан ук башлана. Ул вакытта Коръәнне көйләп уку киң таралган. Соңрак, көйләүгә нигезләнеп, мөнәҗәт, бәет дип аталган фольклор жанрлары барлыкка килә. Идел буе халыкларында такмак дип аталган жанр да булган. Музыка сәнгате Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында нык үсеш ала. Бу турыда язма истәлекләр сөйли: Мәскәүгә илчеләр белән бергә җырчылар һәм музыкантлар җибәрелә торган була.

Татар халкы авыл көйләрен һәм салмак көйләрне якын иткән. Бу көйләр гармун белән башкарылган. Җырлар озын һәм кыска төрләргә бүленгән. Рус музыкасына ияреп, марш, вальс төрләре дә кулланылган. ХХ гасырның 60 нчы елларыннан музыка сәнгате массакүләм төсмер ала. Бу радио һәм телевидение үсешенә йогынты ясый. Татар музыка сәнгатен мәшһүр җырчылар һәм композиторлар Сара Садыкова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Флера Сөләйманова, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Фәрит Яруллиннардан башка күзаллау мөмкин түгел. Аларның миһербанлы хезмәте аша татар халкы музыка аренасында үз урынын тапты.

 

С ү з л е к

сәнгать - искусство

сынлы сәнгать - изобразительное искусство

танып белү - познание

хәрабәләр - руины

корылма - сооружение

сырлау - гранение

чабата үрү - плетение лаптей

чыпта туку - изготовление рогож

зәвык - вкус

нәкыш - живопись

салмак көй - умеренный напев

кыска көй - короткий напев

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Нәрсә ул сәнгать?

2) Сынлы сәнгатьнең нинди төрләрен беләсез?

3) Татар халкының сынлы сәнгать осталарын атагыз. Алар турында ниләр беләсез?

4) Татар музыка сәнгатен үстерүчеләр кемнәр?

5) Сез нинди татар көйләрен беләсез?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Казан сәнгать мәктәбе 1892 елда оешкан.
  
Әйе
Юк

2. Тукай һәйкәленең авторы - Харис Якупов.
  
Әйе
Юк

3. Музыка сәнгате Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында үсеш

ала.
  
Әйе
Юк

4. Татар сәнгате осталарының иҗаты турында сайлап алу юлы белән чыгыш әзерләгез.

ТЕСТ

1.Искусство сүзенең тәрҗемәсе
сәнәгать
сәнгат
сәнгать
сәнгәть

2. Сәнгать – халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт.
тартым кушымчасы
килеш кушымчасы
тамыр составындагы хәреф.
ясагыч кушымча

3. Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Абрек Абзгильдин - ...
рәссамнар
язучылар
композиторлар
скульпторлар

4. Озын сүзенең антонимы
кечкенә
кыска
бәләкәй
озын түгел

5. Казан сәнгать мәктәбе ... нче елда оешкан.
1882
1884
1892
1894

6. Мәскәүдәге авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең Татарстан павильоны авторы - ...
Ф.Яруллин
Ч.Әхмәров
И.Гайнетдинов
Х.Якупов

7. Илһам Шакиров – мәшһүр ...
язучы
җырчы
рәссам
сәясәтче

8. Республикада халык сәнгате мәсьәләләре белән ... шөгыльләнә.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
санитар-эпидемиология үзәгесанитар-эпидемиология үзәге
районара теркәү палатасы
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры

9. Җыр... озын һәм кыска төр...гә бүленгән.
төшем килеше кушымчасы
чыгыш килеше кушымчасы
күплек сан кушымчасы
тартым кушымчасы

10. Кием-салым, йорт-җир - ... сүзләр.
тамыр
ясалма
кушма
парлы


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008