1.5. Дөнья һәм татарлар

Дөньяда җиде миллионнан артык татар исәпләнә. Аларның биш миллионга якыны Россия Федерациясендә яши. Татарстаннан тыш, татарлар Екатеринбург, Оренбург, Пенза, Чиләбе һ.б. өлкәләрдә, БДБ илләрендә, Балтыйк буе дәүләтләрендә һәм чит илләрдә яшиләр. Төркиядә, Польшада, Финляндиядә, Германиядә, Кытайда, Австралиядә, Америкада татар диаспоралары бик көчле.

Элек чит илләрдәге татарларның Татарстан, Казан белән элемтәләре булмаган. Алай да алар туган телләрен онытмаганнар. Телне балаларына, оныкларына өйрәткәннәр, татар халкы турындагы истәлекләрне буыннан-буынга тапшырганнар. 1992 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев фәрманы белән татарларны берләштерү максатыннан, Казанда Беренче Бөтендөнья татар конгрессы үткәрелде. Конгресска татарлар яши торган барлык төбәкләрдән вәкилләр килде. Алар арасында галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, эшмәкәрләр бар иде. Чит илләрдә яшәүче татарлар Татарстандагы туганнары, дуслары белән очраштылар. Конгресста даими эшли торган орган - Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты төзелде. Башкарма комитет, иң беренче чиратта, Татарстан республикасының башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга, татар милләтен тупларга ярдәм итә. Корылтай 5 елга бер тапкыр үткәрелә.

Чит илләрдә кырык меңнән артык татар исәпләнә. Хәзергесе көндә Төркиядә 25 меңгә якын татар яши. Бу илгә татарлар берничә этапта күчеп килә. 1907 - 1920 елларда монда сәүдә эше белән шөгыльләнүчеләр һәм интеллигенция вәкилләре күп килә. Садри Максуди, Гаяз Исхакый - Төркия тарихында тирән эз калдырган кешеләр. 50 нче - 60 нчы елларда Кытайдан Төркиягә татар эмигрантларының яңа буыны күчә. Алар Истанбулда һәм Әнкарада урнаша. Мәдәни тормыш җанлана. «Казан» журналы чыга башлый.

Фин татарларының күп өлеше Хельсинки, Тампере һәм башка шәһәрләрдә яши. Татарлар бу илгә XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында килгәннәр. 1870 елда Финляндиядә иллегә якын татар була. Бүген монда меңгә якын татар милләте яши. Татарларның өлкән буын вәкилләре кибетләр тота, ә яшьләр заманча һөнәрләр үзләштерә. Аларның күбесе юрист, эшмәкәр, программист.

Польшада исә биш меңгә якын татар исәпләнә. Мондагы татар диаспорасы берничә дулкын эмигрантлардан формалашкан. Татарлар, нигездә, дәүләтнең көнчыгышында яшиләр. Америка Кушма Штаталарындагы татар диаспорасының нигезен икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европа һәм Азия илләреннән күчеп килгән татарлар тәшкил итә. Аларның күбесе эшмәкәрләр. Араларында галимнәр дә бар.

Чит илләрдә яшәүче татарлар бер-берсе белән аралашалар, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, төрки халыкларның сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксынып яшиләр. Татарстандагы туганнары, дуслары белән хатлар язышалар, интернет аша аралашалар. Һәр илдәге татар диаспораларының үзләренең милли җәмгыятьләре бар. Әлеге милли җәмгыятьләрне оештыруның максаты - татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга өлеш кертү, яшь буында милли хисләр тәрбияләү һәм татар халкының киләчәген кайгырту.

Бүгенге көндә төрле төбәкләрдә һәм илләрдә 130 дан артык татар милли оешмасы эшли. Бөтендөнья татар корылтаеның Башкарма комитеты, аның даими комиссияләре Татарстанның чит илләрдәге милли оешмалары белән тыгыз бәйләнештә тора.

Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар үз телен, гореф-гадәтләрен онытмый. Казан - татар кешесенең рухи башкаласы. Чит илдә яшәүче бер милләттәшебез Казан турында болай яза:

Син бит - йөрәк,
Син бит - якты йолдыз,
Син бит кыйбла татар халкына.
Күптән инде сине ташласам да,
Йөрәк һаман сиңа ашкына.

"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008