1.5.3. Кытайда яшәүче татарлар

Татарлар Кытайда яшәүче һәм ислам динен тотучы ун милләтнең берсен тәшкил итәләр. Татарларның күп өлеше Синьцзян, Чанцзи-хуэйск автономияле округында, Или һәм Чэн районнарында яшиләр. 2000 нче елгы статистика мәгълүматлары буенча Синьцзянда 5 меңгә якын татар яши. Шулай ук Пекинда, Тяньцзин, Харбин, Чжэнчжоу һәм башка зур шәһәрләрдә татарлар яшәве билгеле.

Татарларны Кытайда ике төрле атап йөртәләр - «татарлар» һәм «дадань». Бу илгә татарлар ике этапта күчеп килә. XIX гасырның беренче елларында һәм икенче Бөтендөнья сугышыннан соң.

Татарлар уйгыр һәм казахлар белән катнашып яшиләр. Шунлыктан алар уйгыр һәм казах язуын кулланалар. Ислам динен тоталар.

Авыл җирендә яшәүче Кытай татарлары нигездә терлекчелек белән шөгыльләнәләр, ә интеллегенция вәкилләре һәм белем бирүчеләрнең төп өлеше шәһәр һәм бистәләрдә яши.

Кытай татарлары нигездә ислам динен тотучы халыклар белән гаилә коралар. Аларның мәдәни тормышлары бик кызыклы. Бию мондагы татарлар тормышында бик зур урын алып тора. Аларның халык биюләре тиз һәм күңел ача торган.

Кытай татарлары барлык традицион мөселман бәйрәмнәрен - Корбан, Ураза бәйрәмнәрен үткәрәләр. Моннан тыш аларда язгы чәчүне билгеләп үтү гадәткә кергән. Бәйрәм елга бер тапкыр уздырыла. Авыл һәм бистә татарлары бу көнне бәйрәмчә киенеп, төрле тәм-том, уен коралларын алып берәр тау башында яки елга буенда җыелалар, бииләр, төрле ярышлар, ат чабышлары уздыралар.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008