1.5.2. Германиядә яшәүче татарлар

Берлинда татарлар күптәннән яшиләр. Төрле вакытларда төрле татар якташлыклары яшәп килә һәм озакламый алар таркала. СССР таркалганнан соң Германиягә татарлар күченеп килү ешая. Алар 1999 елда татар-башкорт мәдәни үзәгенә берләшәләр. Вакытлар узу белән үзәккә Берлиннан читтә яшәүчеләр дә кушыла. Шунлыктан аның исеме Германиянең Татар-Башкорт мәдәни үзәге дип йөртелә башлый.

Үзәкнең беренче рәисе рәссам Раис Халилов була, хәзер аны Нурия Хадеева җитәкли. Татар җәмгыяте зур түгел, аңа Советлар Союзыннан чыккан, Төркия, һәм Америкадан килгән рәссамнар, тарихчылар, әдәбиятчылар һәм аларның немец дуслары керә. Җәмгыять әгъзаларының һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә һәм шул уңайдан немецларны татар, башкорт халыкларының мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгате белән таныштыралар.

Җәмгыятьнең мактаулы, кадерле туганы - «Азатлык» радиосы татар-башкорт редакциясенең элекке директоры Гариф Солтан.

Мәдәни үзәктә төрле чаралар, искә алу кичәләре уздырылып килә. Мәсәлән, Муса Җәлилнең йөз еллыгына багышланган кичә, Габдулла Тукайның 120 еллыгына багышланган шигырь кичәсе һәм башкалар.

2006 елның 27 маенда Берлинда шигъри Сабантуй үткәрелде, анда татар язучыларыннан да делегация катнашты.

2002 елдан бирле Германиядә татар-башкорт диаспоралары өчен «Бертуган» дип аталган журнал чыгып килә.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008