1.5.1. Польшада яшәүче татарлар

Алтын Урда заманнарыннан ук татарлар хәзерге Польша, Литва, Беларусь җирләрендә яши һәм шул дәүләтләрнең төзелешенә үзләренең лаеклы өлешен кертә. Алты гасыр эчендә югалтуларны күп кичерсәләр дә, алар хәзер дә шул җирләрдә гомер итәләр, Татарстан белән элемтәләр булдырырга тырышалар.

Польшада хәзер 5 мең чамасы татар бар.

Туган тел XVI гасырда ук юкка чыккан. Туган телнең бетү сәбәпләре турында төрле фаразлар бар. Биредә татарның гореф-гадәтләре дә әллә ни сакланмаган. Мәчетләре дини бәйрәмнәрдә генә ачыла. Польшада нибары 3 мәчет бар. Мәчетләре бик үзенчәлекле, архитектура ягыннан католиклар гыйбадәтханәсен хәтерләтә. Күп еллар яшәү дәвамында мондагы татарлар җирле халыкның тормыш рәвешен сеңдергәннәр. Милләт күрсәткече булып җирле мөселман тора. Мөселман - димәк, татар. Белосток воеводствосына кергән ике авылда татарлар тупланып гомер итә, авылга нигез салучылар да - татарлар. Шуларның берсендә 5, икенчесендә 2 генә татар гаиләсе калган. Элегрәк татарлар бу авылларда күпләп яшәгәннәр, ләкин, тора-бара, зур шәһәрләргә күченеп киткәннәр.

1913 елда Польша татары Константин Халецки Варшавада хәйрия җәмгыяте төзегән була. Җәмгыятьнең максаты - авыр хәлгә калган татарларга ярдәм кулы сузу. 1925 елда Вильна шәһәрендә Бөтенпольша мөселман съезды үткәрелә, анда Польша һәм Литва Югары мөфтияте төзелә. Якуб Шинкевич исемле татар шунда сайланган беренче мөфти буларак тарихка кереп кала.

Польшада гомер итүче татарлар бүгенге көндә Польша татарлары берлеге рәисе Иосиф Конопацки тирәсенә тупланган. Үзләренең «Бунчук» исемле милли ансамбльләре бар. Татар ашлары йорты салынган. Милли ризыклары безнекеннән шактый аерыла. Шундагы татарлар турында журнал, җыентыклар чыгаралар, мультимедиа дисклары булдырганнар, аларда тарих, мәдәният, дини тормыш, көнкүрешләре хакында фотолар, мәгълүматлар бирелгән.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008