10.4.2. Балигъ булган яшьтәгеләрнең җаваплылыгы

Еш кына тормыш хәлләре кешене закон бозуга китерә. Язмыш чәлпәрәмә килә, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китерелә, әмма кеше җаваплылыктан котылмый.

Барлык хокук бозулар өчен җавап бирергә туры киләчәк, гаепле кеше кылганнарының үзе өчен начар нәтиҗәләрен тоячак. Административ хокук нормаларын бозу административ гаеп эш дип атала. Хокукның мондый нормалары иҗтимагый һәм дәүләттәге тәртипне, гражданнарның шәхси милкен һәм хокукларын саклый. Кемдер урамда начар сүзләр әйтеп сүгенә һәм үтеп баручыларга бәйләнә дип күз алдына китерик. Закон моны хулиганлык дип атый. Елгыр автомобильче юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза һәм милиция таләпләренә буйсынмый. Бу да административ гаеп эш. Азартлы карта уеннарын, рулетканы, акчага уйнауны да шулар рәтенә кертәләр. Вазифаи затларның хезмәткәрләренә эш хакларын вакытында түләмәүләре дә кеше хокукларын бозу санала һәм алар хәтта җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкиннәр.

Әгәр граждан хокукы нормалары бозыла икән, бу граждан хокукын бозу була. Мәсәлән, сез фирма директоры һәм партнерыгыз белән курткалар китерү турында контракт төзедегез, ди. Килешү буенча алынган товар сыйфатсыз булып чыкты. Сезнең партнерыгыз килешү шартларын бозды һәм моның өчен ул җавап бирәчәк. Граждан-хокукый җаваплылык әнә шулай барлыкка килә.

Эштә хезмәт дисциплинасын бозу дисциплинар гаеп эшкә китерә. Җитәкче кеше соңга калулар, эшкә килмәүләр өчен хезмәткәргә шелтә белдерергә һәм хәтта эштән азат итәргә мөмкин.

Болардан тыш Җинаять кодексына теркәлгән һәм кешеләр, җәмгыять өчен аеруча куркыныч саналган гамәлләр дә бар. Юридик яктан бу гаеп эшләр җинаять дип атала, чөнки алар хокукый нормаларны бозу буларак карала.

Җинаятьнең теләсә кайсы гаеп эшләрдән өч билге аерып тора:

- кылынган эш-хәрәкәт кеше, җәмгыять һәм дәүләт өчен зыянлы һәм куркынычлы булырга тиеш;

- кылынган эш-хәрәкәт хокукка каршы, ягъни җинаятькә каршы хокук нормалары боза торган булырга тиеш;

- кеше тарафыннан кылынган эш-хәрәкәт гаепле дип саналырга тиеш. Гаеплелек булмаганда, җинаять тә юк. (А.И. Кравченкодан)

 

С ү з л е к

иҗтимагый һәм дәүләттәге тәртип - общественный и государственный порядок

шәхси милек - личная собственность

таләпләренә буйсынмый - не подчиняется требованиям

вазифаи затлар - должностные лица

кеше хокукларын бозу - нарушение прав человека

сыйфатсыз - некачественный

килешү шартларын бозу - нарушение условий договора

шелтә белдерү - объявление выговора

эштән азат итү - освобождение с работы

җәмгыять өчен аеруча куркыныч гамәлләр - общественно опасные деяния

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз һәм түбәндәге сүзләрнең, сүзтезмәләрнең эквивалентларын табып, ул җөмләләрне тәрҗемә итегез:

разрушается судьба, представим себе, почувствует негативные результаты, охраняет личные права граждан, пристает к проходящим, жизненные ситуации, правила дорожного движения, наносится вред окружающим, рассматриваются как нарушения, за опоздания, нецензурная брань, совершенные действия, должен считаться виновным, ответит, водитель-лихач.

2. Ике баганада бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзегез, тәрҗемә итегез. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез.

хокук нормалары
бозуга
закон китерә
гаеп котылмый
граждан-хокукый кеше
нәтиҗәләрен тоячак
юл хәрәкәте саклый
гаеп эшләр кагыйдәләр
зыян эш
эш хакларын тартылырга мөмкин
шелтә түләмәү
җаваплылыктан белдерергә
гаепле җаваплылык
җинаять җаваплылыгы җинаять дип атала

3. Тексттан җөмләләр сайлап алып, "Истә тотыгыз" рубрикасын төзегез.

"Истә тотыгыз"

Үрнәк:

1. Кеше беркайчан да кылган гамәлләре өчен җаваплылыктан котылмый.

4. Сорауларга җаваплар бирегез.

1. Нинди эшләр административ гаеп эшләр дип атала?

2. Административ хокук нормалары ни өчен кирәк?

3 Административ хокук нормалары бозу өчен җинаять җаваплыгы караламы? Каралса, нинди очракта?

4. Нинди җаваплылык ул граждан-хокукый җаваплылык?

5. Нинди очраклар хезмәт дисциплинасын бозу санала?

6. Җинаятьне гаеп эшләрдән аерып торган билгеләрне атагыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008