Ризаэтдин Фәхреддин - энциклопедик галим
Олуг галимнең тормыш юлы белән бер укучы таныштыра.
- Р.Фәхреддин белем серләренә гаиләдә төшенә башлый, иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Фәхреддин хәзрәттән ала. 7 яшенә җиткәч, аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Кичүчат – кечкенә авыл, шуңа күрә мәдрәсәсе дә әллә ни зур булмый. Ризаэтдинне тирә-якта дан тоткан зур мәдрәсәле Түбән Чыршылы авылына илтәләр. Ул анда 10 елга якын укый, гарәп, фарсы, төрек, соңыннан үзлегеннән рус телләрен өйрәнә.
Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш шәкерт Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Шәкерт елларында ук ул мәгърифәтче, галим Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнә.
Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда ук Ризаэтдин башлангыч сыйныф балаларын укыта. Дөньяви фәннәр укытуы, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә һәм сайлаган һөнәренә гомере буе тугры кала. Фәнни эш белән мавыга, китаплар, мәкаләләр яза, татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала. Мәдрәсәне тәмамлап, эшли башлагач, аның берничә китабы басылып чыга.
1891 елда Уфага Диния нәзарәтенә казыйлык хезмәтенә чакырыла. Үзенең төп эш вазифасыннан калган вакытларда, моңарчы тәртипсез, бер бүлмәнең идәнендә таркау яткан архивны, бөтен Россия мөселманнары турында төрле тарихи материалларны җыеп, уникаль тәртипле архив төзи.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ризаэтдин Фәхреддин - энциклопедик галим | 22.13 KB |