Музыкаль җитәкчеләр өчен семинар
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының музыкаль җитәкчеләре игътибарына!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль-ритмик үсеше» дигән проблемалы-тематик семинар уздыра.
Чара 2009 елның 30нчы гыйнварына планлаштырыла. Үткәрү адресы: Казан, Себер тракты ур., 26нчы “а” йорт, Совет районының 213нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. Тел.: 273-86-03. Иртәнге 9:00дә башлана.
Семинар программасында:
• А.И. Буренинаның «Ритмик мозаика», Ж.Е. Фирилева һәм Е.Г. Сайкинаның «СА-ФИ-ДАНСЕ» исемле программаларында төп юнәлешләр.
• 213нче балалар бакчасының югары категорияле музыкаль җитәкчесе А.К. Гыйбадуллина мастер-класс үткәрә.
• «Ритмик мозаика», «СА-ФИ-ДАНСЕ» программалары буенча балалар катнашында гамәли дәресләр һ.б.