Абитуриентлар өчен курслар
В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Гамәли математика һәм кибернетика факультеты абитуриентларны әзерлек курсларына чакыра.
Элекке еллар тәҗрибәсеннән билгеле булганча, югары уку йортына имтихан тапшырырга килүче абитурентларның мәктәптә алган белемнәре төрле дәрәҗәдә була. Гомуми урта белем бирү оешмаларының кайбер чыгарлыш сыйныф укучылары өстәмә дәресләргә мохтаҗ. Бу уңайдан Казан дәүләт университеты махсус Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләренә туры китерелгән курслар тәкъдим итә. Уку йортының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, әлеге курсларга йөргән укучыларның 90 проценты КДУның студенты була икән. Бу – статистика мәгълүматлары.
Курсларга 10-11нче сыйныф укучылары һәм мәктәпне узган елларда тәмамлаган кызлар-егетләр чакырыла.
Курс “информатика” дисциплинасыннан укылачак. Дәресләр күләме – 56 академик сәгать, ягъни атнасына 4 сәгать дигән сүз. Бер семестр өчен 3000 сум каралган. Лекцияләрне КДУның Гамәли математика һәм кибернетика факультеты укытучылары укыячак.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге адрес буенча: Кремлевская ур., 35нче йорт (КДУның 2нче корпусы), 701нче кабинет. Тел.: 231-54-69.