Каян эш эзләргә?
Күптән түгел Россия Федерациясенең Сәламәтлекне саклау һәм иҗтимагый үсеш министрлыгы "Россиядә эш" исемле сайт булдырды. Биредә укытучылар өчен дә эш урыннары базасы тәкъдим ителә.
Мәшгульлек хезмәтенең региональ материаллары нигезендә төзелгән базада педагоглар өчен 1952 эш урыны теркәлгән. Әйтик, директор вазыйфалары гына 18 кешене көтә.
Эш урыннарына кытлык юк. Ләкин мөгаллимннәрнең хезмәт хакы күләме артык мактанырлык түгел. Ул 4000-10000 сум тәшкил итә. Димәк, башка өлкәдәге белгечләрне мәктәп эшенә ай-яй җәлеп итеп булырмы икән?
Бүгенге көндә иң күп хезмәт хакын алучы педагоглар Мәскәү шәһәрендә яши икән. Аларның оклады – 40000-50000 сум. Иң кызыгы, биредә гражданлык буенча чикләүләр юк.
Игътибарга лаек тагын бер мәгълүмат: әлеге сайтта укытучы булып эшләргә теләге булган 12 кеше генә теркәлгән. Арадан бары бер генә укытучы 25.000 сум хезмәт хакына өмет итә. Бу – Төмән өлкәсеннән бер игълан. Эш эзләп йөрүче мөгаллимнәрнең калганнары тагын да кимрәк хезмәт хакына дәгъва кыла.