Әхлак дәресе
Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе сизелә. Бу – укытучыны ифрат борчый, әлбәттә. Шуңа күрә мин әдәп -әхлак дәресләрен ешрак үткәрүне мәслихәт күрәм. Һәр айда, класстан тыш уку сәгатьләрен файдаланып, әхлак дәресләре үткәрәм. Модый дәресләрне үткәргәндә, В. Казыйханов, Ә.З. Рәхимов, А. Яхинның укыту алымнарын, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар биргән Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен, киңәшләрен кулланырга тырышам.
Дәрестә балалар төркемләп эшлиләр. Һәрбер төркемнең үзенең җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә көчле, сәләтле балалар алына. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатлары тәрбиялиләр.
Максатым – һәрьяктан камилләшкән шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен күрә белү, иҗадый баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү.
Шул максатка корылган бер дәрес эшкәртмәмне тәкъдим итәм.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Әхлак дәресе | 17.84 KB |