Казан мәктәбе Фатих Әмирхан исемен йөртергә тели
Казанның Ф.Әмирхан проспектында урнашкан 170нче урта гомумбелем бирү мәктәбе танылган татар язучысы һәм публицисты Фатих Әмирхан исемен йөртергә тели.
Бу хакта бүген “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә 170нче мәктәпнең директоры Рәмзия Исламова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, мәктәп Фатих Әмирхан проспектында урнашкан. Моннан тыш, мәктәптә язучының иҗади мирасына ихтирам зур – ел саен Фатих Әмирхан исемендәге фәнни–гамәли конференция үткәрелә, Фатих Әмирханның музее да бар.
Рәмзия Исламова мәсьәлә уңай якка хәл ителгән очракта, мәктәпкә Фатих Әмирхан исемен бирергә мөмкиннәр, моның өчен белем бирү учреждениесенең уставын үзгәртергә, күп кенә кенә документлар җыярга кирәк, дип белдерде.
Моннан тыш, 170нче мәктәпнең директоры хәбәр иткәнчә, 2011 елда билгеләп үтеләчәк Фатих Әмирханның 125 еллыгына язучының каберен тәртипкә китерү күздә тотыла. Моның өчен махсус хәйрия фонды ачылачак. Рәмзия Исламова фикеренчә, Габдулла Тукайның зур шагыйрь буларак формалашуы өчен күп нәрсә эшләгән Ф.Әмирхан аның күләгәсендә калырга тиеш түгел.
Чыганак: “Татар–информ”