Н.И. Сонина редакциясендәге укыту методик комплексыннан регионара фәнни-гамәли семинары кичектерелә
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты оештырган «Россия Федерациясе мәктәпләренең заманча белем бирү мөхитендә “Дрофа” нәшриятының биология фәне буенча Н.И. Сонина редакциясендәге укыту методик комплексын куллану мөмкинлекләре» исемле регионара фәнни-гамәли семинарның узу вакыты үзгәрә. Семинар агымдагы елның 1-8нче апреленә планлаштырылган. Семинар «Дрофа» (Мәскәү шәһәре) нәшрияты белән берлектә узачак.
Семинарда катнашу өчен башкарма хакимият федераль органнарыннан яисә Мәгарифне үстерү Институтыннан биология фәне белгечләре, методист һәм кураторлары, биология укытучылары (шул исәптән “Мәгариф” милли проекты җиңүчеләре) чакырыла. Соңгылары Россия Федерациясенең түбәндәге регионнарыннан киләчәк:
1. Башкортстан Республикасы
2. Марий Эл Республикасы
3. Мордовия Республикасы
4. Чувашия Республикасы
5. Пермь крае
6. Пенза өлкәсе
7. Самара өлкәсе
8. Саратов өлкәсе
9. Коми Республикасы
10. Сургут шәһәре
11. Калининград өлкәсе
12. Түбән Новгород шәһәрк
13. Татарстан Республикасы
Семинарда катнашучылар Казан, Оренбург тракты, 8нче “А” йорт, Агробизнес кадрларын янәдән укыту татар институты һәм Оренбург тракты, 4нче “А” йорты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының укыту үзәге тулай торагы биналарында тукталачак. Теркәлү Казан, Имәнле ур., 45нче йорт, Идел буе районының 150нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9:00дә башлана. Семинар исә шунда ук сәгать 10:00 старт алачак.
Катнашучыларга үзләре белән паспорт, ИНН, иминият таныклыгы күчермәләрен дә алу сорала. Шулай ук семинар тематикасына туры китереп чыгыш әзерләргә кирәк (регламент - 10 минут).
Юл бәясен, туклану һәм тору өчен катнашучыны юллаган як түли.
Барлык сораулар буенча проект координаторларына мөрәҗәгать итәргә була: Куренева Татьяна Владимировна - (843)-236-68-11 (эш тел.), (843)-298-88-64 (өй тел.), 8-917-221-47-97 (моб.), kurenevaland@mail.ru; Павлова Ирина Равильевна – (843)-236-68-11 (эш тел.),
(843)-294 -30-99 (өй тел.), 8-903-314-63-67 (моб.), profilpav@yandex.ru.
Катнашучыларны каршы алу кирәк икән, моны алдан ук хәбәр итеп куярга сорыйлар.