Түбән Камада мәктәп укучыларына шәхес таныклыгы бирәчәкләр
15 Feb, 2008 Кунак
Чыганак:
«Тат-центр»
Түбән Каманың теләсә кайсы мәктәп укучысы шәхес таныклыгы алырга хокуклы. Автотранспортчылар тәкъдименчә, әлеге документ ярдәмендә яшүсмерләр бердәм юл билеты сатып алу мөмкинлегенә ия булачак. Мондый инициатива белән шәһәрнең Мәгариф җитәкчелегенә автотранспортчылар үзләре мөрәҗәгать иткән.
Шәхес таныклыгы бирелү күп кенә эшне җиңеләйтә ала. Беренче чиратта, алда әйтеп үтелгәнчә, шәхес таныклыгы алу укучыларга бердәм юл билетын файдалану мөмкинлеген бирә. Икенчедән, әгәр шәһәр мәктәпләренә керү тәртибе катгыйланса, яшүсмерләр мәктәпкә таныклык ярдәмендә генә керә алачаклар.
Мәгариф җитәкчелеге бу тәкъдимне хуплар дип көтелә. Бу турыда Түбән Каманың рәсми сайты хәбәр итә.