Мәктәп укучылары чит телләрдән тест биреп карый
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем бирү сыйфатына мониторинг үткәрү республика үзәге белән берлектә 22нче гыйнвар-11нче февраль арасында муниципаль координаторлар, чит тел укытучылары өчен 2009 елда узачак БДИ һәм БРИга әзерлек мәсьәләләрен яктыркан зональ семинар-киңәшмәләр уздыра.
Күрсәтелгән вакыт дәвамында гомуми урта белем бирү укучылары өчен чит телләрдән зональ сынаулар да үтәчәк. Мәктәп укучылары тестлар үтеп карыячак. Киңәшмә кысаларында катнашучыларны Татарстанда чит телләрдән әле беренче тапкыр гына уздырылачак Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү технологиясе һәм методикасы, норматив-хокукый документациясе белән таныштырачаклар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Беркетелгән файлларда Татарстан районнарында узачак семинар-киңәшмәләр һәм имтихан бирү тәртибе, көннәре тәкъдим ителә.