Уку йортларында плагиат белән көрәш башланган
Статистика мәгълүматлары буенча, реферат, эссе һәм курс эшләрен Интернеттан күбрәк югары уку йортларының дүртенче курс студентлары күчерә икән. Аларның саны - 52 процент. Беренче курслар сирәгрәк - 47 процент. Әзер эшләрне сатып алучылар күләме 3-7 процентка кадәр җитә. Нәтиҗәдә, мондый студентлар реферат һәм курс эшләренең исеменнән башка бернәрсә белми.
"Икътисад югары мәктәбе” дәүләт университетының күп кенә факультетларында барлык фәнни эшләрне плагиатлыкка тикшерү тәҗрибәсе бар икән. Моның өчен бер ел элек махсус югары уку йортлары өчен булдырылган “антиплагиат” программасы урнаштырганнар. Хәзер студентлар тапшырган барлык рефератлар, курс һәм диплом эшләре “иләк” аша уза. Нәтиҗә дә юк түгел. Тулаем алганда Интернеттан фәнни эшләр күчерүче студентлар саны 3 тапкыр кимегән.
Санкт-Петербург дәүләт университетының икътисад факультетында да күчереп алуга каршы көрәш башлаганнар. Биредә үзләре «Аура-Текст» исемле программа төзегән. Ул икътисад темасына туры килә. «Аура-Текст» ярдәмендә мәҗбүри рәвештә барлык курс һәм диплом эшләре тикшерү уза. Рефератларны исә укытучы теләге буенча гына барлыйлар. Беренче тикшерүдә үк тапшырылган эшләрнең 90 проценты Интернеттан алынган булуы ачыклана.
Бүгенге көндә Россиянең 3000 югары уку йорты арасыннан бары 14е генә укыту эшендә “антиплагиат” программасын куллана. Тагын бер-ике уку йортында шуңа охшаш шәхси программалар булдырылган. Сәбәбе нидә? Куркалар. Тикшерү нәтиҗәләреннән укытучылар үзләре үк шүрли. Ник дигәндә, плагиатлыкта реферат һәм диплом эшләреннән бигрәк, кандидат һәм докторлык диссертацияләре гаепләнергә мөмкин. Ә бу инде гадәттән тыш хәл санала.
window.edu.ru материаллары кулланылып әзерләнде