Россия техникумнарында гамәли бакалавриат кертелә
Агымдагы елның июль аенда Россия Федерациясе Хакимияте Россия урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында гамәли бакалавриат булдыру буенча тәҗрибә үткәрү турында карар кабул итәргә планлаштыра. Бу турыда Министрлар Кабинетының ике еллык планында искәртелгән. Бу эштә җаваплы итеп Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары билгеләнгән.
Белем бирүнең яңа баскычы - гамәли бакалавриат махсус урта һөнәри белем алучылар өчен булдырыла. Кайбер төр белегечлекләр өчен техникумда алган белемнәр генә җитми, техника алга бара, нәтиҗәдә урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары югары уку йорты программасына тиң белем алырга мәҗбүр. Дипломда исә бу күрсәтелми. Хәзер аларның белемнәре бакалавр дәрәҗәсенә тәңгәлләштереләчәк. Мисал өчен, катлаулы компьютер технологияләрен булдыру процессында тимерне эретеп ябыштыру эшен башкаручылар бүген югары белем ала.
Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән саннарга караганда, техникум тәмамлаучыларның 10-15 проценты “югары дәрәҗәле” белгечлек алачак.
Чыганак: window.edu.ru