ТДГПУда әзерлек курслары
14 Jan, 2009 Сылу 0
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Өстәмә белем бирү институты базасында 19нчы гыйнварда мәктәп укучылары өчен әзерлек курслары башлана. Курслар махсус уку йортларына укырга кергәндә таләп ителгән предметлар буенча оештырыла. Уку йортының рәсми сайтында эленгән игълан буенча, укулар агымдагы елның гыйнвар аеннан майга кадәр дәвам итәчәк. Сәгатьләр күләме – 128. Лекция бәяләренә килгәндә, чит телләр – 8 мең, калган барлык фәннәр дә алтышар мең.
Тулырак мәгълүматны Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2нче йорт адресы буенча, 504нче бүлмәдә белергә мөмкин. Элемтә өчен телефон: 293-94-52