Салкын! Мәктәпкә бармаска була!
Соңгы көннәрдә республикабызда һава температурасы кискен түбәнәйде. Укучы балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре җитәкчеләре исеменә хат юллады.
Республика шәһәрләрендә урнашкан урта гомуми белем бирү оешмаларында 25 градус салкында 1-4нче сыйныфлар, -27дә 1-9нчы сыйныфлар, ә 32 градустан да түбән төшә икән 1-11(12)нче сыйныфлар укырга килми. Авыл җирлегендә урнашкан уку йортлары өчен әлеге күрсәткечләр түбәнрәк. 23 градустан түбән булган очракта 1-4нче сыйныфлар, -25тән 1-9лар, ә 30 градустан башлап 1-11(12)нче сыйныфлар мәктәпкә бармый.
Мәктәпкә килгән укучылар өчен консультацияләр, шәхси дәресләр үткәрергә, башлангыч сыйныф балаларына кизү төркемнәрен булдыру, барлык укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү киңәш ителә, диелгән министрлыкның рәсми сайтында.
Россиякүләм олимпиадаларның региональ этапларында катнашачак укучыларны билгеләнгән урынга җиткергәндә барлык куркынычсызлык таләпләрен дә үтәргә тәкъдим ителә. Автобус салоннарын җылытуга, аларның техник яктан төзек булуына аеруча игътибар итү сорала. Алда әйтелгән шартлар тудырыла алмый икән, балаларны Россиякүләм олимпиадаларның региональ этапларына җибәрүдән тыелырга киңәш ителә.