ТДГПУда Гыйльми совет утырышы
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт фәрманы буенча, 22-25 декабрь көннәрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының соңгы 5 ел эчендәге эшчәнлегенә комплекслы бәя бирү процессы оештырылды.
25 декабрь көнне Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең лицензияләү бүлеге башлыгы А.П.Грузков рәислегендә ТДГПУ Гыйльми Советының киңәйтелгән утырышы узды. Бәя бирү комиссиясе әгъзалары тикшерүнең нәтиҗәләрен җиткерде.
Комиссия вәкилләренең рәсми йомгаклау документларынннан күренгәнчә, ТДГПУның төрле юнәлешләр буенча эшчәнлеге, Россия Федерациясе университетларына куелган таләпләргә җавап бирә. Аккредитация һәм университет статусын раслау турында аклау карары, 2009 елның февраль-март аенда, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең коллегия утырышында кабул ителәчәк.
Чыганак: www.tggpu.ru