Түбән Кама югары уку йортларында психология хезмәте барлыкка киләчәк
26 Dec, 2008 Сылу 0
Түбән Камадагы һәр югары уку йортының үз психология хезмәте булырга тиеш. Кичә шәһәрдәге институтларның берсендә аның ничек эшләргә тиешлеген тәкъдир иттеләр. Аны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белгечләре үткәрде.
Түбән Кама ректорларын әлеге структураның барлык функцияләре белән таныштырдылар. Психологларның тљп бурычы - студентлар арасында наркотикларга каршы пропаганда алып бару, шулай ук аларның шәхси мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм кулы сузу. Югары уку йортларындагы психология хезмәтләре инде киләсе елда ук барлыкка килергә тиеш, дип хәбәр итә “Татар-информ”.