Югары белем бәһасе
Бүген югары уку йортларына бюджет формага укырга керә алмасаң, түләүлегә бару аеруча кыен. Чөнки теге яки бу белгечлек буенча белем алу бик кыйммәткә чыга. Шул сәбәпле, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий уку өчен түләнәчәк сумманы конкрет тәгаенләргә тәкъдим итә. Ягъни уку өчен бәя конкрет куелган суммадан да артып китмәскә тиеш. Әлеге фикерен ул Россия ректорлар союзы утырышында җиткерде.
Бүген Франция һәм Германия уку йортларында бер еллык уку бәясе 1 мең евродан да артмый икән. Әгәр дә Россия югары уку йортларында хәл үзгәрми икән, киләсе елга чит ил университетлары безгә конкурент булачак. “Безнең БДБ илләреннән потенциаль абитуриент һәм студентларыбыз бар. Филиаллар булдырып, без әлеге контингент өчен көрәшергә тиеш”, - диде ул.
Күп кенә чит дәүләтләрдә бүген Мәскәү дәүләт университеты филиаллары челтәре булдырылган. Россиянең күп кенә башка әйдап баручы югары уку йортлары да МДУдан калышмый.
Чыганак: window.edu.ru