Филиалларга ау игълан ителде
Россия мәгариф күзәтүе югары уку йортлары филиалларына да аккредитация таләпләрен катгыйлата. Хәзер югары уку йортының үзенә нинди таләпләр куелган булса, аларның филиалларын да шул ук сыйнау көтә. Ә бу, һичшиксез, күп кенә филиалларның ябылуына китерәчәк, дип хәбәр итә Россия мәгариф күзәтүенең Лицензияләү, аккредитация һәм мәгариф өлкәсендә күзәтү идарәсе башлыгы Виктор Круглов.
Моңарчы филиаллар төп уку йорты составында тикшерү узды. Ягъни, кадрлар, библиотека, билгеләнгән мәйдан филиалларга да кагыла иде. Хәзер исә филиал үзе әлеге характеристикаларга ия булырга тиеш. Бу студентларга сыйфатлы белем бирү мөмкинлеге булсын өчен сорала.
“Уйлавымча, филиалларның бер өлеше ябылыр яисә төп университетка, я булмаса әлеге шәһәрдә эшләгән башка оешмага кушылырга мөмкин”, - диде Круглов. Россиядә бүген 500гә якын филиалда 100-200 студент укый. Мондый уку йортлары үз-үзләрен тәэмин итә алмый икән. Барлыгы ил буенча филиаллар саны 2100гә җитә.
Чыганак: www.5ballov.ru