Эшсезләргә Мәгариф һәм фән министрлыгы ресурс үзәкләр ача
19 Dec, 2008 Сылу 0
Дөньякүләм финанс кризисы аркасында эшен югалткан россиялеләр өчен училище һәм техникумнар базасында ресурс үзәкләр ачылачак. Биредә алар яңа һөнәр алырга мөмкиннәр, дип хәбәр итә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Министр фикеренчә, эшсез калучылар үзләрен башка төр эшчәнлектә табарга тиеш. Кадрларны киредән әзерләү мәсьәләсе югары даирәдә беренче тапкыр гына күтәрелми икән.
Бүген дистәләгән ресурс үзәгендә кешеләр яңа һөнәр үзләштерә башлаган инде. Хәзерге көндә 50 меңгә якын кеше, шул исәптән югары белеме булганнар да, яңадан белем алган. Теге яки бу үзәкнең сыйфаты турындагы мәгълүмат белән тәэмин итүне министрлык үз өстенә ала.
Чыганак: www.5ballov.ru