Укытучылар интернетта да көндәлекләрне татар телендә алып бара ала
Интернет челтәрендә көндәлекләр (блоглар) алып бару бүгенге көндә гадәти күренеш. Күп кенә атаклы кешеләр, артистлар, җырчылар һәм башка күп кенә йолдызлар турында мәгълүматны нәкъ менә аларның блогларыннан укып белеп була. Укып белеп кенә түгел, алар белән аралашып та, фикер алышып та була.
Татнетта да шундый аралашу системасы эшләп килүен әле күпләр белмидер. Ә инде махсус укытучылар өчен татар телендә блоглар алып бару мөмкинлеге турында әйтеп торырга да кирәкми.
Татар телендә көндәлек булдыру өчен http://rusedu.net/ проектына керергә кирәк. Теркәлү барышында tt_RT (Tatar Translation (UTF-8) from Belem.ru) телен сайлап алыгыз. Шуннан соң блог үзе дә, көндәлекне алып баручы администратор (сез!) интерфейсы да татар телендә булачак. Татар телендә иң уңайлы шаблон буларак проект авторы Glossyblue шаблонын тәкъдим итә.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә әлеге системада эксперимент өчен ясалган бер генә көндәлек (блог) бар. Ул http://belem.rusedu.net/ адресы буенча урнашкан.
Әлеге проект сезне, сезнең аралашуны көтә, хөрмәтле укытучылар!!!