Балалар бакчаларына каралган субсидияләр бирелә
17 Dec, 2008 Сылу 0
Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин 2008 елга Россия Федерациясе субъектлары арасында балалар бакчаларын тәэмин итүгә тотылган бәя компенсацияләрен бүлүгә кертелгән үзгәрешләрне раслады.
Татарстанга биреләчәк субсидия күләме 258,3 миллион сум тәшкил итә, Хабаровск өлкәсе - 124,9 миллион сум, Архангельск өлкәсенә - 126,7 миллион сум, Кемерово өлкәсенә - 171,5 миллион сум, Мәскәү өлкәсенә - 632 миллион сум каралган.
Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре 419,7 һәм 93,4шар миллион сум алачак. Барлыгы федераль казнадан якынча сигез миллиард сум бүленеп биреләчәк.
Чыганак: www.educom.ru