Алар рус телен чит тел буларак өйрәнә
Литва укучылары мәктәптә чит телләрдән инглиз һәм рус телен өйрәнүне сайлаган. Беренчесен 90 процент балалар өйрәнергә теләк белдерсә, рус телен фән буларак 50 процент Литва үсмере өйрәнергә әзер. Немец телен 25 процент, ә француз телен 5 процент мәктәп укучылары өйрәнә. Бу саннар «Eurydice» исемле Европа мәгълүмати-агарту челтәрендә урнаштырылган докладта аталган.
Тикшеренүдә күрсәтелгән мәгълүматларга караганда, Европа илләренең 13ендә чит теле буларак инглиз теле мәҗбүри рәвештә укытыла. Шул ук вакытта, берничә тел арасыннан сайлап алу мөмкинлеге булган очракта да, укучылар һәм аларның әти-әниләре нәкъ менә инглиз телен сайлыйлар икән. Шуңа күрә күп очракта башлангыч сыйнфта инглиз теленә өйрәтәләр. Икенче чит телне сайлап алу мөмкинлеге булганда, укучылар я француз, я немец телен сайлый.
Чыганак: window.edu.ru